Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә үзешчән артистларның иң осталарын гала-концертка чакыралар

Чирмешәндә ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Горурлыгым минем – Татарстан” исеме астында “Туган як җәүһәрләре”-“Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестивале дәвам итә.

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында социаль өлкәдә эшләүчеләр чыгыш ясады. Социаль яклау бүлеге, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәрләре концерт номерлары гына тәкъдим итеп калмадылар, ә зур күргәзмә дә оештырдылар. Анда социаль хезмәткәрләрнең  һәм алар карап торучы әби-бабайларның да күл эшләнмәләре, камыр ризыклары урын алды.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә инде барлык авыл җирлекләре үзешчәннәре диярлек һәм күпчелек оешмалар вәкилләре чыгыш ясады да инде. 22 мартта беренче сайлап алу турының соңгы концерты булачак. Бу көнне район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, район Советы башкарма комитеты, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре, больница коллективлары үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Фестивальның гала-концерты 4-5 апрель көннәрендә булырга тиеш.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Район мәдәният йорты сәхнәсендә - социаль хезмәткәрләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев