Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең муниципаль туры җиңүчеләре Аксубайга барачак

Балалар сәнгать мәктәбенең “Бәхетле балачак” бию коллективы һәм Чирмешән лицееннан Регина Якунина "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең район бәйгесендә Гран-прига лаек булдылар.

Район мәдәният йортында әлеге фестивальнең район туры җиңүчеләре катнашында узган гала - концертта  лауреатларны, дипломантларны бүләкләү тантанасына йөзләгән бала, тамашачылар җыелды.

Быел фестивальнең район туры яңа форматта узды. Бәйгенең сайлап алу туры район мәдәният йортында үтте. Анда барлыгы 700 гә якын бала чыгыш ясаган, 200 концерт номеры тәкъдим ителгән. Гала-концертка 37 номер сайлап алганнар.

Йомгаклау концертында җиңүчеләрне “Аерым җыр башкару”, “Җыр ансамбльләре”, “Хореография” һәм “Конферанс” номинацияләре буенча бүләкләделәр. Җиңүчеләр бик күп булды, аларның һәммәсенә бүләкләр һәм Аксубайда узачак зона турына чакыру ташырылды. Концертта балалар гына түгел, ә аларны әзерләгән, алар өчен җан аткан педагогларны да бүләкләделәр. Әлфия Закирова, Агриппина Рыбакова, Лилия Шәйхетдинова, Наталья Григорьева, Гөлинә Вәгыйзова шәкертләре ел саен әлеге фестивальда уңышлы чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар.

“Йолдызлык” – “Созвездие” фестивале җиңүчеләре:

"Вокал - соло" – 1 урын

Варвара Миронова (район мәдәният йорты);

Милена Семайкина (Күтәмә);

Ульяна Копьева (балалар сәнгать мәктәбе);

Розалина Фәтхетдинова (Кармыш);

Зарина Назыйрова (балалар сәнгать мәктәбе);

Анна Иванова (район мәдәният йорты);

Рәзил Мәгъсумов (балалар сәнгать мәктәбе).

Вокал ансамбльләр – 1 урын

“Шатлык” (Иске Кади).

Хореография – 1 урын

“Хрустальный башмачок” бию коллективы (балалар сәнгать мәктәбе);

“Ачык төсләр” бию коллективы (“Орион” яшьләр үзәге).

Конферанс – 1 урын

Милена Манукян (район мәдәният йорты);

Никита Михляев (Чирмешән);

Лилия Гатина (Кармыш);

Алия һәм Алинә Гыймадиевлар (Кармыш).

"Вокал - соло" – 2 урын

Лидия Захарова (Иске Элмәле);

Яна Разукова (район мәдәният йорты);

Эвелина Хәмидуллина (Чирмешән лицее);

Гөлназ Хөснуллина (Бәркәтә мәктәбе).

Вокал ансамбльләр – 2 урын

“Дулкын” (Кармыш).

Хореография – 2 урын

“Фантазия” бию коллективы  (балалар сәнгать мәктәбе).

Конферанс – 2 урын

Эмиль Кәримов, Дмитрий Миронов, Матвей Михляев (Чирмешән);

Андрей Миронов, Виктория Сидорова (Чирмешән);

Рәлина Шәмсетдинова (Югары Кәминкә);

Динара Хәмитова, Зилия Минханова (район мәдәният йорты).

"Вокал - соло" – 3 урын

Екатерина Ломоносова (Сосновка);

Екатерина Султанова (балалар сәнгать мәктәбе);

Элвина Җаббарова (Иске Үтәмеш).

Сөмбел Шәйдуллина (Кармыш);

Хореография – 3 урын

“Яшьлек” бию коллективы (Лашман).

Конферанс – 3 урын

Павел Тузилов (беренче Чирмешән мәктәбе);

Даниил Смирнов (беренче Чирмешән мәктәбе);

Алина Багауова (Чирмешән).

фото: автор

Чирмешәндә "Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев