Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары башланды

Бүген, 19 гыйнварда,  Иске Котыш авыл мәдәният йортында районкүләм “Шаяннар һәм тапкырлар клубы – 2022” ярышларына старт биреләчәк.

Әлеге уеннарда Иске Котыш, Ульяновка, Иске Кади, Яңа Кади, Яңа Элмәле авыл җирлекләре командалары көч сынаша.

20 гыйнварда, Бәркәтә авыл мәдәният йортында Туймәт, Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Түбән Кармалка һәм Бәркәтә җирлекләре командалары очрашырга тиеш.

25 гыйнварда Лашман мәдәният йорты сәхнәсендә Ивашкино, Күтәмә, Кармыш һәм Лашман җирлекләре уенчылары үз осталыкларын күрсәтергә җыеналалар.

Сайлап алу турының соңгы уены 24 гыйнварда район мәдәният йортында узачак, биредә Шешминка, Чирмешән, Иске Үтәмеш, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләре һәм район үзәге оешмалары командалары очрашачак.

Финалга чыккан иң көчле командалар 28 гыйнварда район мәдәният йорты сәхнәсенә чыгарга тиеш.

Уеннар кичке сәгать алтыда башлана.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев