Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә КВН фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

    Район мәдәният йортының “Көлке кооперативы” командасы районның эшче яшьләр командалары арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”ның икенче район фестиваленең җиңүчесе булды һәм аларга фестивальнең күчмә кубогы тапшырылды. Кармыш авыл җирлеге уенчылары – икенче, Лашман һәм Туймәт авыл җирлеге командалары өченче урыннарда.

    Узган ел белән чагыштырганда, быел фестиваль купшырак узды, аның беренче этабында, биш зонада узган сайлап алу турында барлыгы 28 команда, 500 гә якын кеше катнашты. Район мәдәният йортында узган финал уеннарында 11 команда көч сынашты.

    Реклама

    -Дөресен әйтергә кирәк, мин КВНны телевизордан карарга яратмыйм, ләкин бүген квнчыларга карата фикерем үзгәрде,  - диде җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. – Безнең район халкы бөтен яктан да сәләтле һәм бик оста итеп шаяра да белә.

    Уеннарда яшьләр генә түгел, хәтта олы яшьтәге райондашларыбыз да бик теләп катнаштылар. Әйтик, Утыз Имәннән Якуб абый Сәйфетдинов  командада иң олы уенчы булса да, рольләрне җиренә җиткереп башкарды. Район үзәгенең иң актив тамашачыларының берсе Гөлшат апа Фәсхетдинова да үзен сәхнәдә, “Адреналин” (район үзәк больницасы) командасы составында, сынап карады. Сүз уңаеннан, Казаннан килгән танылган җырчыларга да бик аз билет сатыла, ә КВНның финалында тамаша залында буш урыннар юк иде диярлек. Үзешчән артистлар – уенчылар шаярып кына халыкны борчыган проблемаларга тукталдылар, оста итеп “төрттереп тә” алдылар. Сәләтлеләр, артистларча  итеп уйный  беләләр. КВНчыларны үзара салым да, матбугат басмаларына язылу барышы да, туган тел язмышы да , хастаханәдә булган чиратлар, хәтта район үзәгендәге күлнең киләчәге дә борчый икән.

    фото: автор

    Чирмешәндә узган КВН фестиваленнән 55 фото (ФОТОРЕПОРТАЖ)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: