Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә эшләнгән җил тегермәненә Алабугада кызыкканнар

Алабуга шәһәрендә узган Бөтенроссия Спас ярминкәсендә район ветераннар (пенсионерлар) советы вәкиле белән берлектә туган як тарихы музее рәссамы Сәлимҗан Гамиров та үз эшләнмәләре белән катнашты.

Якташыбыз анда картиналарын, агачтан уеп, кырып ясаган эшләрен - кечкенә ат арбалары, чаналар алып барган. Ярминкә кунаклары Сәлимҗан Газыймҗан улы күптән түгел ясаган кечкенә җил тегермәненә дә кызыкканнар, хәтта сатып алмакчы да булганнар. Тик оста иҗат җимешеннән аерылырга теләмәгән, тегермән хәзер туган як тарихы музеенда урын алды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X