Чирмешән ветераннары чыгышын Әлмәт тамашачылары алкышлаган
Мәдәният

Чирмешән ветераннары чыгышын Әлмәт тамашачылары алкышлаган

Әлмәттә ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның VII "Балкыш" Республика фестивале үтте.

Безнең район данын район мәдәният йортының “Яшь йөрәкләр” (баянда - Әкъдәс Гыйниятуллин), Иске Элмәледән “Ивушки”, Әккәрәйдән “Акрель”, Түбән Кәминкәдән “Ак калфак” (баянда - Әмир Гарифуллин) ансамбльләре һәм Югары Кәминкәдән Рабига Фәтыйховалар яклаган. Якташларыбыз чыгышы алкышлар белән бәяләнгән, аларга оештыручыларның Дипломнары тапшырылды.

Фестивальнең финал өлешенә үтүчеләр башкалада, Казанда, чыгыш ясаячак.


Нет комментариев