Якты Таудан кайбер кичләрне 15-16 кеше авылдан чыгып китә. Кая дисезме? Спектакль уйнарга.
Әлеге авыл артистлары бу көннәрдә “гастрольләрдә”. Алар Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәрен сәхнәләштереп, район тамашачыларына тәкъдим итә.
-Спектакль бер ананың үз баласыннан баш тарту вакыйгасы белән бәйле. Әлеге хәл, әниләрнең балалар тудыру йортындагы уй-кичерешләре тамашачыга нык тәэсир итә: ул кайсыбер урында елый, икенче урында көлә я уйга кала, - ди Якты Тау авыл клубының сәнгать җитәкчесе, үзе төп - Гөлфинә ролен башкарган Ләйсән Нотфуллина.
.jpeg)
Алтмышлап хуҗалыклы, йөз тирәсе кеше гомер итүче кечкенә авылда спектакльне кую, аны тамашачыга җиткерү мәшәкатьләренә 15-16 кеше алынган – тугыз хатын-кыз сәхнәдә уйнаса, тагын суфлер, булышучылар, шоферлар белән шулкадәр кеше җыела икән. Декорацияләре - больницаның балалар тудыру бүлеге палатасы.
-Иң олы артистларыбыз, баш табибә ролендә 71 яшьлек Динә апа Мөхлисова, Дилемманың каенанасын 70 яшьлек Саимә апа Морадыймова, ә инде Дилемма ролен фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче Нина Хәмидуллина башкара. Иркәнур Сафина, Әлфия Кәлимуллина, Галия Сәрвәрова, Гөлсирин Йосыпова, Мөслимә Абдуллаева уйнавын да халык бик ошатты, - ди Ләйсән Габделхай кызы.

Якты Тау үзешчәннәре “Әниләр һәм бәбиләр”не үз авылдашларына, Утыз Имән, Иске Кади тамашачыларына күрсәткәннәр дә. Спектакльне районның башка авыллар халкы хозурына да тәкъдим итмәкчеләр.
Нет комментариев