Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районының мәдәният хезмәткәрләре узган елдагы эшләренә йомгак ясадылар

Пандемия чорында онлайн чараларны иң яхшы оештыручыларның берсе буларак, безнең район мәдәният хезмәткәрләрен республиканың мәдәният министрлыгы яхшы яктан билгеләде һәм артистларыбызны “Яңа гасыр” телеканалы тапшыруларына чакырдылар.

Мәдәният хезмәткәрләренең узган елда башкарылган эшләренә йомгак ясау җыенын - да район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рузилә Минхәерова мәдәният йортлары, китапханәләр, музейлар, балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлегенә анализ ясады. Шунысын әйтергә кирәк, пандемия белән бәйле, әлеге учреждениеләргә күп чараларны онлайн режимда оештырырга туры килгән.

Районда тәүге тапкыр “Мирас – Наследие” халыкара милли мәдәниятләр фестивале үтте, ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Ә март аенда бездә “Татар кызы – 2020” халыкара республика бәйгесенең төбәк этабы үтте.

2020 ел Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән иде. Һаман да шул эпидемиологик хәл белән бәйле, мәдәният хезмәткәрләре ветераннарның өйләре янында ук бәйрәм концертлары оештырып, әби, бабайларны  Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр.

“ТАСССРның 100 еллыгы” флагын тапшыру буенча республика эстафетасы елның иң истә калырлык вакыйгасы булгандыр. Без флагны Әлмәт районыннан кабул итеп алдык.

Чирмешәнлеләр район оешуының 90 еллыгын да билгеләп үттеләр.

Сабан туе бәйрәме дә онлайн форматта гына узды. Районның үзешчән сәнгать артистлары концертлары Инстаграм һәм ВКонтакте социаль челтәрләре аша трансляцияләнде.

Район халкына 27 авыл китапханәсе, үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәт күрсәтә, районның барлык китапханәләре “Минем Чирмешәнем. Безнең горурланырлыгыбыз бар” дигән, тарихны танып белү чарасы, түгәрәк өстәлләр, онлайн очрашулар, әдәби күзәтүләр һәм башка чаралар үткәрделәр.

Милли проектлар һәм республика программалары кысаларында 2020 елда Лашман һәм Иске Котыш мәдәният йортлары биналарына капиталь ремонт ясалды, Светлогорскида – яңа клуб, Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты төзелде.

2021 елга да планнар бихисап. Гыйнвар аенда балалар сәнгать мәктәбе бинасында ремонт башланды, Яңа Элмәле мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре дәвам итәчәк.

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде һәм ул районда тантаналы итеп ачылды. Әлеге теманың дәвамы булып, халык иҗатының “Туган як җәүһәрләре” район фестивале “Халыклар дуслыгы – милләтләр бердәмлегенең” исеме белән узачак.

Ивашкино мәдәният йортында Яков Задоров исемендә “Йавашкель” чуваш фольклор фестивале уздыру ниятләнә. Язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, язучылар берлеге әгъзасы Порфирий Афанасьевның туган авылы – Яңа Элмәледә “Афанасьев укулары” семинары оештырылачак. Районда башка бик күп чаралар үткәрү дә планлаштырыла.

фото: автор

Чирмешән районында иң оста мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев