Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәркәтәдә яңа сәхнәдә җырлыйлар

Бәркәтәдә яңа мәдәният йорты ачылды. Бер эшен дә “аннарыга” калдырмадылар: бинаның эчендә, тышында да төзүчеләр сыйфатлы хезмәт куйганнар.

Бүгенге тантанада Хафиз Миргалимов исемен еш телгә алдылар. Авылдашлары, республикада билгеле шәхес - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, КПРФның Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре ул. Сүзе үтә торган кеше Хафиз Гаяз улы. Бәркәтәдә мәдәният йорты төзелеше зарурлыгы турында иң әүвәл ул сүз башлаган, хәтта үз фикерен – гозерен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткергән һәм төзелешкә аның фатихасын алган.

-Хафиз Гаяз улына, Рөстәм Нургали улына да бик зур рәхмәт, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бүген котлау чыгышында. -Республикада бик күп программалар эшли, алар илнең башка бер генә төбәгендә дә мондый колачлы түгел. Без быел гына да инде өченче мәдәният йорты ачабыз, берсен – ремонттан соң, икесен – өр-яңаны. Авылларыбызда – һәркайсында ниндидер эш бар әле, алар тормышка аша тора.

Район башлыгы Хафиз Миргалимовка Рәхмәт хаты да тапшырды.

Игелекле якташыбыз бәйрәмгә үзе дә кайткан. Буш кул белән түгел, инде Лашман һәм Яңа Элмәле мәдәният йортлары биналары ремонтын төгәлләү мәшәкатьләре белән йөрүе икән. Президент бу эшкә дә ярдәм күрсәтергә ышандырган.

Бу авылда заманча яңа мәдәният йорты кирәк иде, чөнки искесендә, колхоз төзегәнендә, җылы тормады, шыксыз, кысан да иде.

Бәркәтәдә узган тантанада Казаннан, Мәдәният министрлыгы вәкиле буларак катнашкан кунак - “Таткультресурсүзәк” учреждениесе директоры Алсу Мифтахова да котлау сүзләре әйтеп, бүләк тапшырды.

Мәдәният йортын төзүчеләрне дә истәлек бүләкләре биреп олыладылар.

Җитәкчеләргә, төзүчеләргә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рузилә Минхәерованың да рәхмәтләре иреште.

Билгеле, ал лента кискәч, барча халык бина эченә узды. Мондагы матурлык, зәвыклылык, чисталык! Бар да яңа, затлы, килешле. Йомшак утыргычлар, күз явын алырлык шторалар, киң сәхнә, бармак тиюгә ачыла-ябыла торган ишекләр – бар да заманча. Хәтта стендлар, язулар ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Бәдрәфләр дә эчтә генә.

“Социаль һәм инженерлык инфраструктурасын төзү һәм капиталь ремонтлау” республика программасы буенча 100 тамашачыга исәпләп төзелгән мәдәният учагының тышкы ягында да тәртип. Бина янындагы мәйданга асфальт түшәлгән, эчтәрәк җәяүлеләр юлы ясалган.

Яңа мәдәният йорты ачылу уңаеннан зур концерт та тәкъдим иттеләр, ә урам якта кунакларны шунда ук пешкән пылау, күмер самаварында кайнаган хуш исле чәй, милли ризыклар белән сыйладылар. Чын бәйрәм булды Бәркәтәдә.

Авылдагы элеккеге мәдәният йортына да йозак салмыйлар. Китапханә монда эшли, әле, ремонтлап, биредә спортзал да ясамакчылар. Бу эштә дә бәлки авылдашлары Хафиз Миргалимов ниндидер ярдәм күрсәтә алыр. Гомумән, бәркәтәлеләр арасында хәллеләр, юмартлар, булдыклылар байтак. Бер тотынсалар, эшне барыбер ахырына җиткерәләр.

фото: автор

Бәркәтәдә яңа мәдәният йорты ачылышы (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев