Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәркәтәдә “Күршеләр”не ошаттылар

Шаяннар һәм тапкырлар клубының Бәркәтәдә узган зона уеннарында Түбән Кәминкә (“Күршеләр”) һәм Туймәт (“Юмор иттарткычы”) авыл җирлекләре командалары барлык сынауларны да уңышлы үтеп, финалга чыктылар.

Бу зонада шулай ук Түбән Кармалка авыл җирлегеннән - “Тракторчы Сбруевның биш кәләше”, Бәркәтәдән - “Татар каймагы”, Югары Кәминкәдән “Татар ТИМ” командалары  катнашты.

Беренче бәйгедән үк “Күршеләрнең” җитди һәм ныклап әзерләнүләре күренде. Башкалардан аермалы буларак, бу командада яшьләрнең күп булуы күзгә ташлана, хәтта бердән-бер олы уенчы Гөлнур апа Шәкүровадан: “Син әле һаман пенсия дә түгелме?” - дип үзләре үк шаяртып алдылар. “Күршеләр”не уңышлы чыгыш ясауларына капитаннары Илвир Гарифуллин аеруча  зур өлеш кертте, дип була.

-Безнең авыл җирлегендә урнашкан Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авыллары халкы бик дус, тату яши. Чыгышыбызда да шуңа басым ясадык, - ди Илвир. – Команда составында  ике авыл вәкилләре дә бар. Репетицияләрне дә әле бер авылда, әле икенчесендә үткәрдек. Сценарий өстендә дә бергәләшеп эшләдек, миниатюраларны да бергә уйлап чыгардык.

Гадәттәгечә, “Разминка” вакытында якташларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга көндәшләреннән җавап таптырдылар. “Ни өчен балыкның уылдыгы кызыл?”, “Хатын-кыз акыллыракмы әллә ир-егетләрме?”, “Тана сыердан нәрсәсе белән аерыла?”, “Нинди хатын – кызны кулда күтәреп йөртәләр?”, “Яңа елда 10 көн ял. Азмы, күпме?”. Бу юлы КВНда менә шундыйрак сораулар яңгырады.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X