Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәркәтә мәктәбе театры республика бәйгесендә призер булган

Бәркәтә урта мәктәбе «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» театраль постановкалар республика бәйгесендә өченче урын яулаган.

Мәктәп театры артистлары “Зина, Зинаида” дигән әсәрне сәхнәләштереп, спектакльның видеоязмасын конкурска җибәргәннәр.

Театр җитәкчесе Рәзинә Мортазина Казанда җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында катнашкан, укучылар әлеге чараны видеоконференция режимында күзәткәннәр. Мәктәп театры коллективына Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы һәм бүләк сертификаты, проектың төбәк координаторы Людмила Рыбакова исеменнән грамоталар тапшырганнар.

Әлеге бәйге «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев