Әлмәттә узган фестивальдә чирмешәнлеләр өченче урын алганнар
Мәдәният

Әлмәттә узган фестивальдә чирмешәнлеләр өченче урын алганнар

Әлмәт шәһәрендә, балалар һәм яшүсмерләр иҗатының XXIX «Сандугач сайрар илем» төбәк фестивалендә чирмешәнлеләр өченче урынга лаек булганнар.

Әлеге чараның “Хореография” номинациясендә барлыгы 95 конкурсант катнашкан. Анда районыбызның яшь талантлары да уңышлы чыгыш ясады. Чирмешән балалар сәнгать мәктәбенең «Бәхетле балачак» үрнәк бию коллективы (җитәкчесе –Ирина Гришанина) – III урынга лаек булган.

 


Нет комментариев