Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актерлык осталыгы сәхнәдә генә түгел, тормышта да кирәк

Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, чыгыш ясар алдыннан дулкынлану хисен ничек бастырырга, халык игътибарын үзеңә ничек җәлеп итәргә... Казан дәүләт мәдәният институты доцентлары һәм өлкән укытучылары, актерлар һәм режиссерлар җитәкчеләребезне матур итеп, саф татарча чыгыш ясарга өйрәттеләр.

Чирмешән лицее директоры Марат Могыйзовка зур аудитория алдында еш чыгыш ясарга туры килә: укытучылар белән җыелышлар уздырырга, яки төрле семинарларда доклад ясарга да.

-Дөресен генә әйткәндә, дулкынлануны җиңүе кайвакыт бик авыр була. Үз фикереңне татар телендә дөрес, халыкка җиткерерлек итеп формалаштыруы да кыенлыклар китереп тудыргалый, - ди җитәкче. – Бу чара безгә бик файдалы булды, доклад әзерләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә, нәрсәләргә басым ясарга икәнлеген аңладык.

Әлеге чара Татарстан республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан республикабызда татар теленең әдәби матурлыгын, зәвыгын районнарга барып пропагандалау максатында урыннарда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрне һәм хезмәткәрләрне халык белән аралашу, чыгыш ясау осталыгына өйрәтү өчен үткәрелә.

Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре тарафыннан оештырылган “Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате” дип аталган татарча мастер-класслар ел башында ук старт алган.

-Чирмешән инде 32 нче районыбыз. Тагын 10 район гына калып бара. Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, мондый проект беренче тапкыр үткәрелә, - диде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссура һәм актерлык осталыгы буенча белгеч, актер, язучы, Казан дәүләт мәдәният институты өлкән укытучысы Раушан Шәриф. – Безнең максатыбыз кешеләрнең сөйләмдә булган кимчелекләрен эзләү түгел, аларга ярдәм итү, тәҗрибәбез белән уртаклашу.

Чарада авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, мәдәният бүлеге, социаль яклау хезмәте, администрация һәм башкарма комитет җитәкчеләре катнашты. Проект лекция һәм мастер-класс өлешләренә бүленгән.

-Залда утырган һәр кешене телефоныннан аерып, аның игътибарын үзеңә җәлеп итәрлек матур чыгыш ясау өчен нәрсә кирәк? Килешәсездер, “Исәнмесез, хөрмәтле иптәшләр!” дигәнне дә кәгазьдән укып, “авыз эчендә ботка пешергән” җитәкчене кемнең тыңлыйсы килсен. Чыгыш ясау – сәнгать, аралашу, әңгәмә кору ул, - дип дәвам итте Раушан Тимерҗан улы. – Без сәхнәдән киеренкелектән котылу, дөрес сулыш алу, интонация, дикция, тел-тавыш аппараты органнарын эшкә әзерләү өчен кирәкле күнегүләрне күрсәтәбез, җыелган аудиториягә аларны эшләп карарга тәкъдим итәбез, тренинглар үткәрәбез. Мастер-класслар белән без барып кайткан районнарда инде күрсәткән ысуллар белән эшли дә башладылар, проектыбызның нәтиҗәсе сизелә, рәхмәт әйтеп, уңай фикерләрен җиткерүчеләр күп.

Әгәр районнар шундый проектның дәвамы кирәк дип тапса, мастер-класслар тагын булырга мөмкин икән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев