Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Кара Чишмә кызы - “Чирмешән гүзәле”

“Чирмешән гүзәле – 2019” бәйгесенең җиңүчесе Гүзәлия Халикова Бәркәтә мәктәбенең 9 нчы сыйныфында белем ала, киләчәктә башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга хыяллана.

Матурлык бәйгесенең  финалында  төрле авыллардан 11 кыз көч сынашты.

Әүвәл дүрт зонада узган сайлап алу турларында 14 яшьтән 35 яшькә кадәр 35 райондашыбыз катнашты. Гүзәл затлар үзләренең аш суга осталыкларын, белемнәрен, сәләтләрен  күрсәттеләр.

Дөресен әйткәндә, бәйгенең мондый нәтиҗәсе катнашучылар өчен генә түгел, хәтта жюри составы өчен дә көтелмәгән хәл иде. Конкурсанткаларның нәтиҗәләрен кат – кат санадылар. Гүзәлия Халикова 600 дән артык бал җыеп “Чирмешән гүзәле” титулына лаек булды.

-Җиңүгә өметләнмәгән дә идем, - ди Кара Чишмәдә яшәүче "Чирмешән гүзәле". – Минем өчен иң мөһиме шундый дәрәҗәле бәйгедә катнашып, үземне сынап карау иде. Бәйге бик ошады. Көндәшлек сизелмәдә дә. Кызлар белән репетицияләр барышында дуслашып өлгердек. Бәйге барышында да бер – беребез өчен җан атып тордык. Тамашачыларга, миңа көч биреп торучы дусларга һәм гел янәшәмдә булган әниемә зур рәхмәт.

Утыз Имән кызы Гөлназ Гатауллина  бертавыштан “Беренче вице – мисс” буларак бүләкләнде. Иске Кадидан Ләйсән Насыйбуллина  “Икенче вице - мисс” дипломына ия булды.

Быелгы бәйге, гомумән, элеккегеләреннән күпкә тантаналырак, колачлырак, купшырак оештырылган иде. Матурлык ярышы ул матур күлмәкләр киеп сәхнәдән йөрү генә түгел, ул  зур тырышлык сорый. Кызларга үзләрен төрле яктан күрсәтергә туры килде: сорауларга тапкыр җавап бирергә, аш-су әзерләүдә осталыкларын расларга , музыкаль яктан да сәләт кирәк. Сәхнәдә интеллектуаль тур вакытында кайбер кызларның югалып калуына артык игътибар да итмәделәр. Аңлашыла, күпме кеше сиңа карап тора, минемчә, мондый вакытта исемеңне дә онытыр дәрәҗәгә җитәсеңдер. Финалистлар арасында әле зур сәхнәләрдә сыналмаган мәктәп укучылары да бар иде. Әйтик, Бәркәтәдән Илзидә Морзахановага әле күптән түгел генә 14 яшь тулган. Шуңа да карамастан, яшьтән үк сәхнәдә чыгыш ясаган кыз өлкәнрәк иптәшләре арасында югалып калмады, матур итеп чыгыш ясады. Әккәрәйдән Анна Чупина бүгенге бәйгедә “Халык гүзәле” номинациясендә бүләкләнде. Аны социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән ачыкладылар.

Шешминкадан Ангелина Петрякова, Югары Кәминкәдән Гөлчәчәк Мифтахова, Кармыштан Алинә Гыймадиева, Югары Кармалкадан Вера Захарова, Чирмешәннән Лилия Лоткова, Урманасты Үтәмештән Гөлнара Җәббарова да бүгенге гүзәллек бәйрәменнән иганәчеләр һәм район мәдәният бүлеге ярдәме белән алынган бүләкләр белән киттеләр.

Автор фотолары

Күбрәк фото: “Чирмешән гүзәле” матурлык бәйгесеннән 45 фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев