Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзәк чыршыны Кыш бабай кабызды

Быел да район үзәгендәге төп чыршыны тантаналы шартларда, зур бәйрәм ясап ачтылар. 27 декабрь көнне булган әлеге тантанада катнашып, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин райондашларны, бәйрәм чарасына җыелган барлык халыкны, кунакларны, балаларны Яңа ел белән тәбрик итте, 2013 елның бары сәламәтлек, уңышлар гына алып килүен, һәркемнең хыяллары тормышка ашуын теләде....

Быел да район үзәгендәге төп чыршыны тантаналы шартларда, зур бәйрәм ясап ачтылар.


27 декабрь көнне булган әлеге тантанада катнашып, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин райондашларны, бәйрәм чарасына җыелган барлык халыкны, кунакларны, балаларны Яңа ел белән тәбрик итте, 2013 елның бары сәламәтлек, уңышлар гына алып килүен, һәркемнең хыяллары тормышка ашуын теләде.

Муниципаль район Советы бинасы каршындагы мәйданга урнаштырылган чыршының утларын Кыш бабай үзе кабызды. Урман кунагы бик матур итеп бизәлгән, ерактан күренеп, тирә-юньгә ямь биреп тора.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмдә кызыклы тамаша оештырдылар. Балалар да, өлкәннәр дә уеннарда актив катнаштылар, бу кичтә рәхәтләнеп ял иттеләр.

Үзәк чыршыны бастыру, бизәү һәм аның тирәсен матурлауга күп оешмаларның, эшчеләренең хезмәте кергән.
Халыкка бәйрәм рухы тудыручы һәркемгә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined зур бәйрәм