Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юбилярны Президент та котлады

Шушы көннәрдә 90 яшен билгеләп үткән Александра Кузнецова Бөек Ватан сугышы ветераны Вырстай Владимирович белән алты бала (өч кыз, өч малай) тәрбияләп үстергәннәр. Иренең бакыйлыкка күчүенә 20 елдан артык вакыт узган инде. Бүген әби улы Вячеслав, килене Маргарита тәрбиясендә яши. -Александра Еливановна, бүген юбилеегызны билгеләп үтүегез турында Мәскәүдә дә беләләр....

Шушы көннәрдә 90 яшен билгеләп үткән Александра Кузнецова Бөек Ватан сугышы ветераны Вырстай Владимирович белән алты бала (өч кыз, өч малай) тәрбияләп үстергәннәр. Иренең бакыйлыкка күчүенә 20 елдан артык вакыт узган инде. Бүген әби улы Вячеслав, килене Маргарита тәрбиясендә яши.

-Александра Еливановна, бүген юбилеегызны билгеләп үтүегез турында Мәскәүдә дә беләләр. Менә Россия Президенты Владимир Путин сезнең адреска котлау хаты җибәргән, намуслы хезмәт юлыгызга рәхмәтен белдергән. Сез моңа лаек кеше,- диде район җитәкчесе Наил Зарипов, Яңа Элмәледә яшәүче Александра Кузнецованы шушы юбилее белән котларга килгәч.
Ишле гаиләдә үскән Александра бала чагыннан ук тормыш арбасына җигелә.
-Сугыш башлангач, апам белән миңа да повестка килде, - ди Александра Еливановна. - Военкоматка бардык та, "берегезне генә алабыз, кайсыгыз фронтка китәргә тели,"- диделәр. Апам: - Мин олырак, үзем барам,- диде. Ул зенитчица булып хезмәт итте. Исән-сау кайтты, күптән түгел генә вафат булды. Ә без тылда эшләдек. Кая куштылар, шунда бардык.
Әниләрен олуг юбилее белән котларга балалары, оныклары, хәтта оныкчыклары да кайткан.
-Безнең әни искиткеч яхшы кеше. Мәрхәмәтле, ярдәмчел, ачык йөзле. Аның белән 20 ел бергә. Һәм, Аллага шөкер, матур яшәдек,- ди Маргарита.
Александра Кузнецова мондый хөрмәт күрсәтүләренә, әле чувашча, әле татарча, әле русча рәхмәтләрен әйтеп, кунакларны озатты. Ахырдан матур итеп үзе чыгарган җырны да башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined