Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшь чирмешәнлеләргә торак төзергә дәүләт тә булыша

"2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыллар территориясен тотрыклы үстерү" программасы буенча торак төзү өчен районда 79 гаиләгә тантаналы шартларда сертификат тапшырылды. 2006 елдан, авыл җирендә яшәүчеләргә шундый ярдәм күрсәтелә башлаганнан бирле, дәүләт ярдәме алган 201 райондашыбыз өй туе үткәргән. Бу программа буенча әле тагын 292 гаилә, булышлыкка өметләнеп, чиратта...

"2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыллар территориясен тотрыклы үстерү" программасы буенча торак төзү өчен районда 79 гаиләгә тантаналы шартларда сертификат тапшырылды.

2006 елдан, авыл җирендә яшәүчеләргә шундый ярдәм күрсәтелә башлаганнан бирле, дәүләт ярдәме алган 201 райондашыбыз өй туе үткәргән. Бу программа буенча әле тагын 292 гаилә, булышлыкка өметләнеп, чиратта тора.
-Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләр бу программада аеруча актив катнаша, инде 77 гаилә торак төзеп керде, - ди районның торак сәясәте бүлеге начальнигы Рәмзия Гайсина. - Бу авыл җирелегендә тагын 104 кеше чират көтә.
Лашман һәм Ивашкино авыл җирлекләрендә дә 16шар гаилә дәүләт ярдәме белән өй туйлары үткәргән. Лашманда тагын - 22, Ивашкинода 17 гаилә чиратта.
Ә менә Түбән Кармалка, Яңа Кади, Иске Котыш авыл җирлекләрендә 10 ел эчендә бу программа буенча бер генә йорт та төзелмәгән. Шулай да соңгы елларда чиратка басучылар бар: Түбән Кармалкада - 11, Яңа Кади һәм Иске Котыш авыл җирлекләрендә 6шар гаилә чират көтә.
-Авыл җирендә яшәүче гражданнар, яшь белгечләр, яшь гаиләләр дә бу программада катнаша ала, - ди Рәмзия Васил кызы. - Авыл хуҗалыгы һәм социаль тармакта эшләүчеләргә исә өстенлекләр бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы торак төзелеше