Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янгыннардан миллиардларча сумлык зыян килгән

Соңгы дүрт елда республика урманнарында янгын очраклары булмаган. Әмма кипкән үләнгә ут кабулар кабатланып тора. Быел гына да шул сәбәпле янгын сүндерүчеләр йөздән артык урынга чыкканнар. Янгыннарның төп сәбәпчесе - кешеләр. Кайберәүләрнең җавапсызлыгы, саксызлыгы аркасында янгыннар чыгып, аларда кешеләр дә һәлак була, имгәнүләр ала. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү,...

Соңгы дүрт елда республика урманнарында янгын очраклары булмаган. Әмма кипкән үләнгә ут кабулар кабатланып тора. Быел гына да шул сәбәпле янгын сүндерүчеләр йөздән артык урынга чыкканнар.

Янгыннарның төп сәбәпчесе - кешеләр. Кайберәүләрнең җавапсызлыгы, саксызлыгы аркасында янгыннар чыгып, аларда кешеләр дә һәлак була, имгәнүләр ала.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе үткәргән видеоконференция барышында Хакассиядә, Себердә булган зур янгыннар хакында да искә алдылар. Анда да табигый янгыннар кешеләр гамьсезлеге аркасында килеп чыккан, миллиардларча сумлык зыян килгән, йөзләгән кеше йортсыз, мал-мөлкәтсез калган.
Безнең республикада да кирәкмәгән җирдә учак ягучылар табылып тора. Иске салам калдыкларын, камыл яндыручылар бу гамәлләре, гадәтләре белән үзләрен дә, башкаларны да куркыныч астына куялар.
Май бәйрәмнәре алдыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында аңлату эшләрен көчәйтү мөһим. Янгын очрагына әзер тору да кирәк. Һава торышы ничек буласын фаразлау кыен, әмма җәйге вакытта бер шырпы, бер чаткы да зур янгынга китерергә мөмкин.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Янгын куркынычсызлыгы