Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уйнаган саен остарасың, бүген булмаса - аннары отасың

Быел да районда шахмат буенча турнир оештырылды. "Юбилейный" боз сараеның иркен һәм якты залларында дистәләгән оста көч сынашты. - Мондый спорт уеннары спорт корылмаларында үтәргә тиеш. Чирмешәндә алар җитәрлек, - диде район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин шахмат турнирын ачып җибәрү алдыннан. Бәйгене районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды. Ә чыгымнарны...

Быел да районда шахмат буенча турнир оештырылды. "Юбилейный" боз сараеның иркен һәм якты залларында дистәләгән оста көч сынашты.


- Мондый спорт уеннары спорт корылмаларында үтәргә тиеш. Чирмешәндә алар җитәрлек, - диде район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин шахмат турнирын ачып җибәрү алдыннан.

Бәйгене районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды. Ә чыгымнарны быел да якташыбыз Фәгыйль Гатиятов (Кармыш авылында туып үскән, бүген Түбән Камада яши, "Нижнекамскнефтехим" җәмгыятендә профком рәисе булып эшли) күтәрде, җиңүчеләргә бүләкләрне мулдан өләште.

- Мин туган авылымда да төрле чаралар һәм сабан туен үткәрүдә ел саен булышырга тырышам, моны сөенеп эшлим,- ди юмарт иганәче.

Утыз Имән авылыннан Самат Ризванов быел да өлкәннәр арасында иң оста уенчы булуын күрсәтте. Анатолий Иванов (Яңа Элмәле) - икенче, Петр Иванов (Ульяновка) өченче урында.

- Шахмат уйнарга 4нче класста укыганда өйрәндем. Уйнаган саен осталык, тәҗрибә арта. Быел көндәшләр көчлерәк,- ди былтыр икенче урынны алган Петр Ргачев (Девичья Поляна).

Хатын-кызлар арасында Алсу Закирова (Чирмешән) - беренче, Марта Колесникова (Ульяновка) - икенче, Фәридә Мөхәммәтшина (Чирмешән) өченче урында.

Марта Колесникова мәктәптә укыганда ук шахмат турнирларында еш катнашкан. "Район газетасы үткәргән ярышта, өлкән классларда укыганда икенче урынны яулаган идем, шул һаман истә",- ди ул.

Өлкәнрәк классларда укучы малайлар арасында Рамит Салихов (кадет мәктәп-интернаты) - беренче. Максим Тимирясов (Ульяновка) - икенче, Рифат Мәслахов (Лашман) - өченче. Кызлар арасында Анастасия Афанасьева (Яңа Элмәле) - беренче, Айсинә Әскарова (Лашман) икенче урынны яуладылар.

Кечерәкләр арасында да җиңүчеләр билгеләнде.

Турнирның судьялары - тәҗрибәле шахматчылар Шамил Сөнчәләев һәм Рафаэль Сөләймановларга спорт мастерлыгына кандидат, югары категорияле шахмат тренеры Камил Шәйхетдинов та булышты. Ул тумышы белән Лашман авылыннан.

Бүген Түбән Кама шәһәрендә спорт мәктәбендә тренерлык итә. 35 ел химкомбинатта эшләнгән.

- Беренче класста укыганда шахмат уйнарга өйрәндем. Әле аның шахматы да юк иде, иптәш малайның әнисе җептән бушаган агач кәтүкләрдән фигуралар ясап биргәне хәтердә. Шахмат - бик кызыклы уен, ярышларда катнашыгыз, бусында җиңмәсәң, киләсесендә уңыш елмаер,- ди Камил абый.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Универсиаданы каршылап