Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ульяновка һәм Яңа Кади авыл җирлекләрендә җыеннар узды (+ФОТО)

Ульяновкадан Утыз Имәнгә алып баручы юл нык җимерелгән. Авыл мәктәбе капиталь ремонт сорый. Сосновкада һәм Саминовкада чиста су проблемасын хәл итәсе бар. Сосновкада яңа мәктәп тә кирәк. Әлеге авыл җирлегендә, Ульяновка авыл мәдәният йортында узган җыенда болар хакында да сүз кузгаттылар. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу хакта сөйләшүгә кушылып, сорауларга...

Ульяновкадан Утыз Имәнгә алып баручы юл нык җимерелгән. Авыл мәктәбе капиталь ремонт сорый. Сосновкада һәм Саминовкада чиста су проблемасын хәл итәсе бар. Сосновкада яңа мәктәп тә кирәк.

Әлеге авыл җирлегендә, Ульяновка авыл мәдәният йортында узган җыенда болар хакында да сүз кузгаттылар. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу хакта сөйләшүгә кушылып, сорауларга җавап йөзеннән җитәкчелекнең әлеге проблемалар буенча конкрет эш алып баруын әйтте. Бөтенесе берьюлы булмас, әмма аларның кайберләре киләсе елда тормышка ашарга да мөмкин. Төрле программалар бар бит, аларга керә алсаң, средстволарга өметләнергә мөмкин. Гомумән, башкарылган эшләр дә күп. Соңгы елларда Ульяновка җирлегендә генә дә әллә ничә яңа объект төзелде.
Авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов үз чыгышында телгә алганча, моны район җитәкчесе дә билгеләп үтте, Ульяновка җирлегендәге авылларда яшәүчеләр башка кайберәүләрдән башкару дисциплинасы югары булу белән дә аерылып торалар. Биредә салымнар буенча бурычлылар юк икән, үзсалым акчасын да вакытында җыйганнар. Ә менә чүп үләннәре үсүче, эшкәртелмәгән кырлар бар әле. Анысы хак. Инвесторларны җәлеп итмәкчеләр дә, ничек булыр.
Юлларның һаман таушала баруы күршедәге Яңа Кади җирлегендә яшәүчеләрнең дә үзәгенә үтә. Ульяновкадан Утыз Имәнгә тиз барырмын димә, гел чокыр-чакырны әйләнеп узарга кирәк. Биредәге җыенда район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин һәм юл оешмасы вәкиле Равил Мөхәммәтшин аңлатма биргәнчә, быел ук бу юлны яңадан асфальтлау мөмкин түгел, бу эш зур акчалар сорый, чыгымлы. Әмма чокырларны ямап, тигезләп була. Биредә нефтьчеләрнең зур-зур машиналары хәрәкәтен чикләүне дә сорадылар. Утыз Имәндә берничә электр баганасы искергән икән, аларны яңартуда да җитәкчелек конкрет булышырга ышандырды. Авылда буш йортлар күп.
-Аларны рәсмиләштерүне озакка сузмыйсы иде, - диде җирлек башлыгы Мингәрәй Әминов.
Утыз Имән җирлегендә дә салымнар вакытында түләнә, су өчен дә бурыч җыймыйлар, үзсалым акчасын да тиз-тиз җыйганнар.
Мәктәп бинасын ремонтларга да җай табылыр әле. Әмма монда нибары 29 гына бала укуы нык сагайта. Быел Утыз Имәндә әле һаман бер бала да тумаган. Авыл картая, яшьләр читкә китә. Җыеннарда районның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе турында сөйләгәндә дә моны, демографик хәлне, мөгаен, күпләр иң җитди мәсьәлә дип кабул иткәндер. Әйе, районда да халык саны кими, бу-проблема.
Җыеннар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульяновка Сосновка авылы Утыз Имән авылы Саминовка авылы