Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР Дәүләт Советы депутаты чирмешәнлеләрне кабул итте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов 17 май көнне кабат сайлаучыларны кабул итте. Туган як тарихы музеенда узган очрашуга 12 кеше килгән иде. Депутат барлык райондашларыбызның мөрәҗәгатьләрен дә игътибар белән тыңлады. Кемдер шәхси гозер белән килгән булса, халык мәнфәгатен кайгыртып йөрүчеләр дә бар. Илгиз Мисбах улы кайберәүләргә шунда ук...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов 17 май көнне кабат сайлаучыларны кабул итте. Туган як тарихы музеенда узган очрашуга 12 кеше килгән иде.

Депутат барлык райондашларыбызның мөрәҗәгатьләрен дә игътибар белән тыңлады. Кемдер шәхси гозер белән килгән булса, халык мәнфәгатен кайгыртып йөрүчеләр дә бар. Илгиз Мисбах улы кайберәүләргә шунда ук җавап бирде, башкаларга, мәсьәләне өйрәнгәч, җавап бирергә ышандырды. Әйтик, Бәркәтә урта мәктәбе укытучысы Марат Җамалиев мәктәпнең футбол командасы өчен форма сораган. Әлеге мәсьәлә уңай хәл ителде. Күтәмә чиркәвен ремонтлауга да ул өлеш кертәчәк.
Быел Илгиз Салихов сайлаучылар белән инде икенче тапкыр очрашты. Киләсе кабул итү июль аенда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депутаты Дәүләт Советы депутаты