Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан башлыгына ышаныч зур

Инде мәгълүм булганча, 13 сентябрь көнне халкыбыз Татарстан Президентын сайлаячак. Кайбер иҗтимагый оешмалар әлеге постка республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим иткән. Бари Галиев, район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе: - Райондагы сайлаучыларның 40 проценты - пенсионерлар. Сайлау­лар вакытында олы буын иртәнге уннарга ук тавышын биреп куярга гадәтләнгән. Безнең олыларыбыз...

Инде мәгълүм булганча, 13 сентябрь көнне халкыбыз Татарстан Президентын сайлаячак. Кайбер иҗтимагый оешмалар әлеге постка республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим иткән.

Бари Галиев, район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе: - Райондагы сайлаучыларның 40 проценты - пенсионерлар. Сайлау­лар вакытында олы буын иртәнге уннарга ук тавышын биреп куярга гадәтләнгән. Безнең олыларыбыз актив, зур сәяси көч диюем.
Шәхсән мин иҗтимагый оешмаларның Рөс­тәм Миңнехановны Респуб­лика Президенты пос­тына тәкъдим итү­ләрен хуплыйм. Татарстаныбыздагы бүгенге тотрык­лылыкка аның акыллы сәясәте аркасында ирешелә дип саныйм. Бүген республикада халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга йөз тоткан 23 төрле программа бар. Шуларның 19ы безнең районда да эшли. Бу - клублар, мәктәпләр төзелеше, ремонт эшләре, юллар салу, су кертү һәм башка гамәлләр. Монда бит районга бушлай бирелүче дистәләгән миллион сумнар хакында сүз бара. Күреп, ишетеп торабыз, һәр авылда диярлек соңгы елларда ни дә булса төзелде, я хәзер төзелә, я ремонтлана.
Татарстан Россия­дә югары вазифаи зат урынына кандидат күрсәтү буенча партия эчендә алдан тавыш бирүне җәмәгатьчелек оештырган беренче төбәк булды.
Республикада чит илләрнеке белән көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерер­дәй зур-зур заводлар төзелүе дә куанычлы хәл. Монда халыкка эш булачак. Татарстанда төрле милләтләр белән үзара дус-тату яшәвебез дә - Миңнеханов алып барган дөрес сәясәт нәтиҗәсе. Әйләнә-тирә илләрдә бу нигездә нинди низаг­лар чыгуын сөйләп торалар бит. Россия Федерациясе делегациясе чит илләргә эш визитлары белән чыкканда, еш кына безнең лидерыбызны үзләре белән алалар. Димәк, Рөстәм Миңнехановка ышана­лар, аның сүзе үтә, дәрәҗәсе бар.
"Бердәм Россия" сәяси партиясе республика башлыгы вазифасына кандидатлыкка кан­дидатларын барлау­ны праймериздан баш­лаячак. Дөресрәге, пар­тия эчендәге шушы алдан сайлауларга кандидатлар билгеләүне, аларны сайлап алуны әлеге партия белән хезмәттәшлек итүче иҗ­тимагый оешмалар вә­килләреннән торган ини­циатив төркем оеш­тыра. Бердәмроссия­леләрнең җирле бүлек­чәләре вәкилләре һәм иҗтимагый оешмалар вә­килләре үзләренә оша­ган кандидатлар өчен праймеризда бюл­ле­­теньнәргә тамга куеп яшерен тавыш бирәчәк. Кандидатларны тәкъдим итү исә 13 майдан 5 июньгә чаклы бара. Тагын шунысын әйтергә кирәк, праймеризда үзен-үзе күрсәтүчеләр дә катнаша ала. Моның өчен кандидат булырга теләгән зат үзен яклаган кимендә 10 бердәмроссияленең имзасын җыяр­га тиеш.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праймериз Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты