Чирмешән стадионы бәйрәмгә әзер
Чирмешән янәшәсендәге стадион район Сабан туена әзер диярлек. Мәйдан тирәсен матурлыйсы, бизисе генә калды.
Биредә инде нык үсеп өлгергән үләннәр чабылды, картайган агачлар киселде. Нигездә физкультура-сәламәтләндерү комплексы көче белән, бу эшләр әле дә дәвам итә. Өмәләрдә район үзәгендәге оешмалар да катнаша.
Татар халкының милли бәйрәме тиешле дәрәҗәдә, матур, кызык үтәргә...