Татарстан башлыгына ышаныч зур
Инде мәгълүм булганча, 13 сентябрь көнне халкыбыз Татарстан Президентын сайлаячак. Кайбер иҗтимагый оешмалар әлеге постка республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим иткән.
Бари Галиев, район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе: - Райондагы сайлаучыларның 40 проценты - пенсионерлар. Сайлаулар вакытында олы буын иртәнге уннарга ук тавышын биреп куярга гадәтләнгән. Безнең олыларыбыз...