Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саулык, бәхет телибез

Балаларыбыз һәрдаим безнең яклауга мохтаҗ. Ә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар бигрәк тә. Районда социаль куркыныч 38 гаиләдә - 78, авыр тормыш хәлендә калган 35 гаиләдә 81 бала тәрбияләнә. Андый гаиләләр, аларның балалары белән индивидуаль эш алып барыла, төрле бәйрәмнәр оештырыла. Ата-аналар өчен - "Бердәмлек",...

Балаларыбыз һәрдаим безнең яклауга мохтаҗ. Ә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар бигрәк тә.


Районда социаль куркыныч 38 гаиләдә - 78, авыр тормыш хәлендә калган 35 гаиләдә 81 бала тәрбияләнә. Андый гаиләләр, аларның балалары белән индивидуаль эш алып барыла, төрле бәйрәмнәр оештырыла. Ата-аналар өчен - "Бердәмлек", ә балалар өчен "Тылсымлы дөнья" клублары эшли. Агымдагы елда бүлекчә аша 65 гаиләгә 200 мең сумнан артыграк материаль ярдәм күрсәтелгән.

"Изге йөрәк" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны даими кон-трольдә тоталар, рухи һәм материаль ярдәм күрсәтергә тырышалар.

Авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 20 балага ел дәвамында атнага бер көн физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнына бушлай йөрү хокукы бирелгән. Бассейнда күнегүләр бүлекчәнең социаль педагоглары күзәтүе астында үтә.

Санаторийларга юлламалар, иң элек, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бирелә. Быел 30 бала республиканың төрле санаторийларында сәламәтлекләрен ныгыткан да (2012 елда - 125). Балаларның сәламәтлегенә карап, юллама бер елга ике тапкыр да бирелергә мөмкин.

Бәйрәм уңаеннан райондашларыбыз балаларга үз теләкләрен җиткерә.

Энҗе Хөснуллина: - Җир шарында тынычлык хөкем сөрсен. Бөтен балалар да илгә файдалы кешеләр булып үссеннәр. Әти-әниләре балаларын нинди итеп күрергә тели, шул бәхетләрне бирсен Ходай.

Әминә Махова: - Ата-ана, әби-бабай өчен балалары һәм оныклары бик кадерле. Мин һәр иртә Ходайдан һәр ата-ана үз баласын үзе үстерсен, барысы да сау-сәламәт булсын дип телим.

Ирина Разукова: - Балаларыбыз сәламәт үссен, исәнлек - зур байлык. Тулы гаиләдә үскән бала гына тулы бәхетле була. Барлык балаларга да шундый бәхет насыйп булсын.

Илфак Гыйматдинов: - Иң беренче чиратта барлык балаларга, әти-әниләренә сәламәтлек телим. Сабыйлар бәхетле гаиләдә, илгә кирәкле, файдалы кешеләр булып үссеннәр. Әти-әниләренә дә, тирә-юньдәгеләргә дә мәрхәмәтле булсыннар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне