Хуш, бакча. Исәнме, мәктәп
31 май көнне Чирмешәннең иң зур балалар бакчасында - "Ромашка"да, 25 бала өчен чыгарылыш кичәсе оештырдылар.
"Умарта" төркемендә тәрбияләнүче сабыйлар балалар бакчасы, тәрбиячеләр белән хушлаштылар. Бәйрәмгә ата-аналар да килгәннәр иде. Булачак беренче класс укучылары бүген бөтен осталыкларын күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Аларны кече төркемнәргә йөрүче сабыйлар да озатырга килделәр,...