Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минут эчендә бер КамАЗ чөгендер

"Чирмешән-АГРО" җәмгыяте Зәй шикәр заводына 12 365 тонна чөгендер озаткан. "Кади"да да бу эшләргә керештеләр. Алар татлы тамырны Нурлатка ташый. Чирмешәндә 700 гектардагы чөгендер басуларының 485 гектар мәйданында комбайннар узган (тиешленең 69 проңенты). Яңгырлар артык комачауламаганда, дүрт комбайнчы бер-берсен алмаштырып, тәүлегенә кырык гектарлап мәйданны буйсындыра. Монда казып алынган уңышны да...

"Чирмешән-АГРО" җәмгыяте Зәй шикәр заводына 12 365 тонна чөгендер озаткан. "Кади"да да бу эшләргә керештеләр. Алар татлы тамырны Нурлатка ташый.

Чирмешәндә 700 гектардагы чөгендер басуларының 485 гектар мәйданында комбайннар узган (тиешленең 69 проңенты). Яңгырлар артык комачауламаганда, дүрт комбайнчы бер-берсен алмаштырып, тәүлегенә кырык гектарлап мәйданны буйсындыра.
Монда казып алынган уңышны да җир өстендә озак яткырмыйлар. Әйтик, узган атнаның бер көнендә генә дә "Чирмешән-АГРО"дан зур-зур 125 (!) машина (2024 тонна) чөгендер төяп җибәргәннәр.
- Төяүче, комбайн белән "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятеннән килгән механизатор Фәнил Дәүләтшин, бик оста да, уңган да, - ди хуҗалык җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Ул бер машинага чөгендерне кырык-илле секундта төяп куя, прицеплыларны тутыру өчен Фәнилгә дүрт-биш минут вакыт җитә. Уңышны алып китәргә исә Зәй шикәр заводы үз автомашиналарын җибәрә.
"Кади" җәмгыятендә чөгендер алуга өч "Агрифак" чит ил комбайны яллаганнар. Дөрес, аларда хуҗалыкның үз механизаторлары эшли. Кадида 580 гектарда чәчелгән шикәр чималының 80 гектарыннан уңышны казып алганнар.
Әлеге хуҗалыкта уңдырышлылык гектарыннан 350 центнер чамасы, диләр. Кадилылар Нурлат заводына 250 тонналап чөгендер озаткан.
"Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Югары Кармалка, Туймәт, Югары Кәминкә һәм Түбән Кәминкә бүлекчәләрендә барлыгы 930 гектардан чөгендер аласы бар. Хуҗалыкларда әлегә бу эшкә керешмәделәр.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев