Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мин түлим, син дә түлә

Бер райондашыбызның, еллар буе түләмәгәнлектән, йөк автомашиналары өчен 480 мең сум салым бурычы җыелган. Әле шуңа 120 мең сум пеня дә өстәлгән. Югыйсә, инде узган 2014нче ел өчен салым түләргә вакыт җитүе хакында квитанцияләр килде. Безнең халык өч төрле: милек, җир һәм техникасы булганнар транспорт салымы түли. Район башкарма комитеты...

Бер райондашыбызның, еллар буе түләмәгәнлектән, йөк автомашиналары өчен 480 мең сум салым бурычы җыелган. Әле шуңа 120 мең сум пеня дә өстәлгән. Югыйсә, инде узган 2014нче ел өчен салым түләргә вакыт җитүе хакында квитанцияләр килде.

Безнең халык өч төрле: милек, җир һәм техникасы булганнар транспорт салымы түли. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Әһлиуллин әйтүенчә, аның беренче икесе җирле бюджетны тулыландыра. Транспорт салымы исә республика бюджетына китә. Бүгенге көнгә райондашларыбызның үткән еллар өчен барлыгы 1 миллион 309 мең салым бурычы бар.
-18 авыл җирлегенең 7 сендә андыйлар юк. Алар салымнар буенча "нольгә" чыкты. Бишесенең - һәрберсенең бурычлары 10 ар мең сумнан кимрәк, - ди Марат Әһлиуллин. - Ә менә Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләрнең - 673 мең, Кармышның - 458 мең, Шешминканың - 48 мең, Иске Үтәмешнең 36 мең сум салым бурычы исәпләнә.
Салымнарны җыю буенча районда махсус комиссия эшли. Әлеге эшкә полициянең участок уполномоченныйлары, финанс-бюджет палатасы һәм салым хезмәте инспекторлары да җәлеп ителгән. Район үзәге урамнарында, авыл җирлекләрендә салым җыю буенча җаваплы актив билгеләнгән.
Күптән түгел йорт хуҗаларына килгән квитанцияләр буенча исә салымнарны 1 октябрьгә кадәр түләп кую шарт. Зур суммалар булып, берьюлы түләве кыенгарак туры килсә, аларны өлешләп тә капларга мөмкин.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы налоглар

2
X