Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәчетләр бар – имамнар кирәк

Авылларда киләчәктә мәчетләрне кем карар? Яшь имамнарыбызга хезмәт хакы бирү әмәлен табып булмасмы? Татарстан мөфтие вазифаларын, безгә килгәндә мөфтилеккә кандидат Камил хәзрәт Сәмигуллин безнең районга килгәч, дин әһелләребез аңа шундыйрак сорау-үтенечләр җиткерде. Чирмешән мәчетендә аралашуга авылларыбыздан имам-хатыйплар, мөслим-мөслимәләр чакырылган. Мөфтилеккә кандидат Камил хәзрәт әүвәл республикабыздагы дини вәзгыять, киләчәккә уй-ниятләре хакында...

Авылларда киләчәктә мәчетләрне кем карар? Яшь имамнарыбызга хезмәт хакы бирү әмәлен табып булмасмы? Татарстан мөфтие вазифаларын, безгә килгәндә мөфтилеккә кандидат Камил хәзрәт Сәмигуллин безнең районга килгәч, дин әһелләребез аңа шундыйрак сорау-үтенечләр җиткерде.


Чирмешән мәчетендә аралашуга авылларыбыздан имам-хатыйплар, мөслим-мөслимәләр чакырылган. Мөфтилеккә кандидат Камил хәзрәт әүвәл республикабыздагы дини вәзгыять, киләчәккә уй-ниятләре хакында сөйләде.

"Иң мөһиме - бергә булсак иде. Безгә таркаулык кирәкми. Шул чакта гына тынычлыкны сакларбыз, ниятләгән изге эшләребезне тормышка ашырырбыз",- диде ул.

Камил хәзрәт әйтүенчә, якын киләчәктә ислам динен уку-укыту эшләрен камилләштерү бурычы тора. Бу юнәлештә тәртип - уртак, бердәм программа булырга тиеш. Гарип яки ятим балалар өчен йорт булдыру нияте бар. Имамнарга ярдәмлек булырдай, дини тормышны да яктыртып баручы журнал чыгару - шулай ук алдагы эшләрнең берсе. Бүген уннан артык дини календарь бастырыла икән. Аларның кайберләрендә хәтта намаз вакытлары да дөрес бирелми. Монда да ниндидер тәртип булдыру кирәк. Мәчет, мәдрәсәләребезне җылытуга китә торган чыгымнарны, газ өчен түләү бәяләрен киметү җаен табу хакында да уйлый мөфти вазифаларын башкаручы.

Камил хәзрәт Сәмигуллинга районның дин әһелләре дә үз гозерләрен җиткерде. Имамнарыбызга зур эшләр йөкләнгән. Бүген мулла биш тапкыр намазга йөри, җеназа озата, мәет юа. Ул хисапчы да - утка, газга түли, салым отчетын төзи, гошер сәдакасы җыя һәм башкалар...

"Без - олылар моны Аллаһы ризалыгы өчен эшлибез, дәүләттән пенсия алабыз. Ә менә яшь муллаларыбыз ничек яшәргә тиеш,- дип борчылуын белдерде Якты Тау авылы имамы Габдерәшиит хәзрәт Галәветдинов. - Имамнарның күбесе җитмештәге картлар. Безнең гомер дә чикле, ә бездән соң мәчет эшләрен кем алып барыр? Мәдрәсәләрдә укучылар күп, тик алар авылга кайтырга ашыкмый. Шуның өчен, яшь имамнарыбызга хезмәт хакы бирү әмәлен табасы иде".

Сүз уңаеннан әйтик, бүген районыбыздагы 23 мәхәлләдән дүрт авылда - Кара Чишмә, Түбән Кәминкә, Чирмешән, Югары Чегодай авылларында яшьләр имамлык итә.

Камил хәзрәт җыенда башка кайбер үтенечләрне, наказларны да тыңлап, якташларыбызның сорауларына җавап бирде.

"Мөфтилеккә кандидатның безнең районга килеп дини тормышыбызны күреп, әлеге өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр хакында үзе ишетеп китүе бик яхшы",- диде җыенда катнашкан район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин.

Татарстан мөфтиен бу атнада, 17нче апрель көнне, Казанда узачак мөселманнар корылтаенда сайлаячаклар. Безнең районнан әлеге җыенда район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин, имамнарыбыз: Әмирдән Люцир хәзрәт Зыятдинов, Утыз Имәннән Җәүдәт хәзрәт Шәймарданов, Чирмешәннән Хәбир хәзрәт Ханов катнаша.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Дин һәм тормыш