Иске Кади фермеры Салават Камалов инде ике атна элек үк кырга чыкты.
Берничә көндә кырык гектар мәйданда костер үләнен аммиак селитрасы белән тукландыргач, егерме гектарда уҗым культураларын да сыйлаганнар. Дөрес, туң җир эри башлагач, эшләре тукталган.
Бүген "Чирмешән-АГРО", "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең кайбер бүлекчәләре дә кырга чыктылар
Һава җылына, җир кибә...