Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лашманда һәйкәлләр яңарды

Җиңү бәйрәме көннәрендә Лашманда әллә-ничә чара узды. Авыл мәдәният йорты каршында яңартып эшләнгән һәйкәлләрне, обелискны ачуны аеруча тантаналы, купшы оештырдылар. Биредә алтмыш ел чамасы элек бастырылган: даһи Ленин һәм Азатлык сугышчысы һәйкәлләренең икесен дә алтынсыман төскә манганнар, постаментларын затлы, заманча материал белән тышлаганнар. Сукмакларга брусчатка җәелгән, әллә ничә яктырткыч монтажланган....

Җиңү бәйрәме көннәрендә Лашманда әллә-ничә чара узды. Авыл мәдәният йорты каршында яңартып эшләнгән һәйкәлләрне, обелискны ачуны аеруча тантаналы, купшы оештырдылар.

Биредә алтмыш ел чамасы элек бастырылган: даһи Ленин һәм Азатлык сугышчысы һәйкәлләренең икесен дә алтынсыман төскә манганнар, постаментларын затлы, заманча материал белән тышлаганнар.
Сукмакларга брусчатка җәелгән, әллә ничә яктырткыч монтажланган. Тирә-юнь чәчәкләр эчендә.
Өр-яңадан ясалган обелиск ташларына Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан исән кайткан лашманлыларның да исемнәрен язып куйганнар.
Моннан 71 ел элек тәмамланган Бөек Ватан сугышында бу авылдан гына да 259 кешенең гомере киселгән, аннан исән кайткан 187 ветеранның бүген икесе генә безнең арада яши.
Сугыш ветераны Хәниф абый Гыйматдинов үз аягында йөри алмый инде, ә Габдулла абый Мөхәммәтшин бүгенге тантанада да катнашты, бәйрәм концертын карады, мәҗлескә барды.
Ул да, башкалар кебек, һәйкәлне яңартуга, авылдашларының изге урынын матурлауга өлеш керткән һәркемгә, аеруча Минсәгыйть Шакировка бик рәхмәтле.
-Бу эш турында күптәннән уйланып йөрдем. Һәйкәлләр ятим сыман, таушалган иде бит, - ди үзенә күрә бер хәтер комплексын төзәтү чыгымнарын күтәргән якташыбыз - республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров.- Мондый урыннар иң элек яшь буын өчен кирәк. Безнең Лашман - матур, төзек авыл, халык әйбәт. Сугыштан соңгы елларда да ярдәмләшеп, барын да өмәләр оештырып төзеделәр. Дөньялар тыныч булсын, мондый урыннар күбәйсен.
Сүз уңаеннан, Лашман үзәгендәге, нык саеккан кечкенә буа-күлне дә заманча итте Минсәгыйть Закир улы. Ул тирәнәйде, плотинасы да ныгыды. Дөрес, тагын бераз эше калган әле, Ходай язса, анысын да җиңдерерләр.
Бәйрәм митингысында муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов, ветераннар советы рәисе Тәлгать Исхаков та чыгыш ясадылар, ветераннарны тәбрикләделәр, һәйкәлне яңартуның зур хезмәт булуын әйттеләр.
Хезмәт ветераны Хәдичә апа Лотфуллинаны бәйрәмдә бүләк биреп сөендерделәр - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан җибәрелгән Рәхмәт хаты - күптән түгел 75 яшен тутырган, озак еллар терлекчелектә макталып эшләгән уңганга хөрмәт билгесе.
-Сугыш безне дә иркәләмәде, - ди Хәдичә апа.- Миңа һәм игезәк сыңарым Мөкатдисәгә 6 ай гына чакта, 1941 елда әтиебез үлгән. Сугышта түгел, аны Чистай ягына тоз алырга җибәргәннәр. Йөге авыр булган, тау менгәндә әтинең хәле беткән. Кабере дә Яуширмәдә. Әни 5 бала белән тол кала. Ансат үсмәдек, эшләдек тә эшләдек. Гомумән, мин эштән курыкмыйм. Бүген дә 11 баш зур мал, йөзләгән кош-корт асрыйбыз, теплицабыз бар.
...Митингта һәйкәлләр түренә веноклар, чәчәкләр куйгач, мәктәп укучылары үзәк урам буйлап марш атлап уздылар. "Үлемсез полк" акциясе кысаларында, малайлар һәм кызлар кулларына сугышта катнашкан бабаларының, якыннарының фоторәсемнәрен кулларында тотып тордылар.
Хәтер җуелмый, хәтер мәңгелек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман һәйкәлне яңарттылар Бөек Җиңү бәйрәме