Лашманда һәйкәлләр яңарды
Җиңү бәйрәме көннәрендә Лашманда әллә-ничә чара узды. Авыл мәдәният йорты каршында яңартып эшләнгән һәйкәлләрне, обелискны ачуны аеруча тантаналы, купшы оештырдылар.
Биредә алтмыш ел чамасы элек бастырылган: даһи Ленин һәм Азатлык сугышчысы һәйкәлләренең икесен дә алтынсыман төскә манганнар, постаментларын затлы, заманча материал белән тышлаганнар.
Сукмакларга брусчатка җәелгән, әллә ничә яктырткыч монтажланган....