Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кызыл Ярда Миңниса әбигә өй төзиләр

Кызыл Яр поселогында гомер итүче, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Миңниса Габдрахмановага торак шартларын яхшыртуга бирелгән субсидиягә өй төзиләр. -Бабаем: " Нигезне беркайчан да ташлама", дип әйтеп калдырды. Шуңа да аның васыятен үтәп, яңа өйне авылда төзергә булдык,- ди 83 яшьлек әби.- Хәзер инде тизрәк шунда кереп, бабама...

Кызыл Яр поселогында гомер итүче, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Миңниса Габдрахмановага торак шартларын яхшыртуга бирелгән субсидиягә өй төзиләр.

-Бабаем: " Нигезне беркайчан да ташлама", дип әйтеп калдырды. Шуңа да аның васыятен үтәп, яңа өйне авылда төзергә булдык,- ди 83 яшьлек әби.- Хәзер инде тизрәк шунда кереп, бабама багышлап Коръән укытсаң иде, дигән уйлар белән йөрим.
Булачак өйнең стеналарын күтәреп бетергәннәр, түбәсен дә япканнар. Нигездә, эчке эшләр генә калып бара. Төзүчеләр йортны быел өлгертергә планлаштыралар. "Төзелеш материалларыбыз җитеп бетми, вакытында китермиләр,"- дип зар да белгерттеләр алар.
Миңниса әби Югары Кәминкә авылында туып үскән. 1952 нче елны яшь кызны армиядән отпускыга кайткан Кызыл Яр поселогы егетенә димлиләр. Хаҗиәхмәт белән Миңниса нибары бер атна бергә яшәп калалар. Яшь кияү Архангельск өлкәсенә юл тота, ә яшь килен бер ел сигез ай кайнана-кайната белән аның кайтканын көтәләр.
Габдрахмановлар 47 ел бергә гомер итәләр, җиде бала - алты малай, бер кыз үстерәләр. Бүген бер уллары вафат, берсе әнисе белән авылда яши. Калган балалар гаиләләре белән читтә гомер итәләр.
Сүз уңаеннан, бүген Бәркәтә авылында да дәүләт тарафыннан ветераннарга бирелүче субсидиягә өй төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кзыл Яр