Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әккәрәйдә игезәк бозаулар ешрак туар

Монда ачылган участок ветеринария пункты бу тирәдәге дистәгә якын авылга хезмәт күрсәтәчәк. Азнакайда эшләнгән модуль бина өчен 2 миллион 400 мең сум акчаны республика бирсә, төзекләндерүгә һәм башка кайбер чыгымнар район хисабына капланган. Пункт эчендә су, электр, канализация, җылылык системасы да бар. -Республика җитәкчелегенә зур рәхмәт,- диде район җитәкчесе Фердинат...

Монда ачылган участок ветеринария пункты бу тирәдәге дистәгә якын авылга хезмәт күрсәтәчәк.

Азнакайда эшләнгән модуль бина өчен 2 миллион 400 мең сум акчаны республика бирсә, төзекләндерүгә һәм башка кайбер чыгымнар район хисабына капланган. Пункт эчендә су, электр, канализация, җылылык системасы да бар.
-Республика җитәкчелегенә зур рәхмәт,- диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, әлеге объектны ачу тантанасында. - Ул ябылып тормасын, биредә малларны дәвалау өчен кирәкле, сату өчен препаратлар - дарулар да гел булсын иде.
Казаннан килгән кунак - республика Министрлар Кабинетының баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев пунктны төзүгә өлеше кергән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.
-Әгәр теге яки бу чиргә каршы вакытында кисәтү чаралары күрелсә, маллар сау булыр, ветеринарларга эш азаер, - ди ул. -Республикада мондый 104 пункт төзелде, ел азагына кадәр тагын 20се сафка басачак.
Райондагы инде өченче булып ачылган яңа пунктка мөдир итеп Петр Еферов билгеләнгән. Тәҗрибәле, тырыш ветеринар. Аның янәшәсендә янә бер врач эшләячәк.
... Ал тасма кисеп, бина эченә үттек. Бер карасаң кечкенә генә бүлмәләргә-кабинетларга бар да сыйган. Ясалма орлыкландыру кабинетында җиһазлар күп түгел, әмма эш өчен җитә.
-Бу алым бик отышлы, - ди пункт мөдире Петр Еферов.- Бездә, ясалма орлыкландырып, берничә сыер икешәр бозау китерде.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, ясалма орлыкландыру өчен барлык җирлекләрдә дә тиешле шартлар тудырылган. Халык яхшы, нәселле үгезләр орлыгыннан көр, сау бозаулар туасын белергә тиеш.
Әккәрәйдәге бәйрәмдә Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов, район ветеринария берләшмәсенең яңа җитәкчесе Виталий Ухливанов та чыгыш ясадылар, ә артистлар концерт тәкъдим итте.
Сүз уңаеннан. Бүген Әккәрәйдә балалар бакчасын сайдинг белән тышлыйлар. Берничә ел элек биредә фельдшер-акушерлык пункты төзелгән иде.
Чарадан фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/10742-v-akkireeve-otkryili-veterinarnyiy-punkt-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әккәрәй авылы вет пункт