Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." хуҗалыгында кыр эшләре көйле бара

“Серендеев Н.И.“ җәмгыятендә тиешленең 35 процент өлешендә, 340 гектарда бөртеклеләр чәчелгән. Күпьеллык үләннәр һәм уҗым культуралары участокларында эшне күптән төгәлләгәннәр.

Сергей Гаврилов СЗП белән бүген арпа чәчә иде. Җиденче яртыда ук эшкә керешкәннәр. “Солдат каены“ дип аталучы урында кичә 20 гектарлап чәчеп өлгергәннәр, тугызынчы яртыда гына тракторны сүндергән Сергей Михайлович. Бүген 30 гектарны җиңдерергә максат куйганнар.

-Ягулык бар, көненә ике тапкыр ашаталар, - ди әлеге җәмгыять оешканнан бирле, инде 13 ел монда эшләүче тәҗрибәле механизатор. -Җир йомшак, әмма тиз кибә, өлгеррәк булырга кирәк. Чәчкечебезне үзебез көйләдек, шуңа күрә ышанычлы.

Гавриловка чәчүдә шулай ук җаваплы кешеләр булыша: Михаил Архипов һәм Егор Емельянов вакыт белән санашмыйлар. Башкалар да кыр эшләренә мөмкин кадәр зур өлеш кертергә тырыша. Ике агрегат белән чәчәләр. Көздән сөрелгән җирләрдә дым каплатуны да озакка сузмаганнар, 1200 гектарга якын мәйданда тырмалар узган.

Ивашкинодагы “Серендеев Н.И.“ җәмгыяте сабан бодае орлыкларын да җир куенына сала башлый.

Район буенча алганда 14 мең гектарда (35 процент) чәчү үткәрелгән.

“ЧИРМЕШӘНАГРО“, “Сөлчә“ “КүтәмәАГРО“ җәмгыятьләрендә, “Фәтхетдинов Илгизәр“ КФХсында кыр эшләрендә башкалардан алдарак баралар, “ЧИРМЕШӘНАГРО“да 1720 гектар мәйданда (58 процент) арпа, солы, сабан бодае, рапс, көнбагыш, берьеллык үләннәр чәчелгән. Темп бик югары монда, эш яхшы оешкан. Ә менә “Әккәрәй“, “Камалов И.Р.“, “Моляков В.А.“ хуҗалыкларында, “Био-Агро“да чәчелгән мәйданнар күп түгел, соңга калалар. Бүген көне-төне, тизрәк чәчәргә киңәш итә белгечләр, чөнки җирдә дым көннән-көн кими бара.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино