Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ивашкино кишерен Чистайда да яраталар

Колхозда чыныгу алган, тәҗрибә туплаган Кудряшовлар унҗиде ел элек оештырган крестьян-фермер хуҗалыкларын елдан-ел киңәйтә баралар. Ирле-хатынлы Сергей Ильич һәм Александра Васильевнаны мәхәббәт кавыштырса, хезмәт берләштерә торгандыр. Фермада мөдирлек иткән Сергей, бухгалтериядә эшләгән Александра бүген стажлы яшелчәчеләр. Элеккеге гадәт буенча, иртән биштә үк аяк өстендә алар. Уңыш өлгергәч тыныч тормыш юк...

Колхозда чыныгу алган, тәҗрибә туплаган Кудряшовлар унҗиде ел элек оештырган крестьян-фермер хуҗалыкларын елдан-ел киңәйтә баралар. Ирле-хатынлы Сергей Ильич һәм Александра Васильевнаны мәхәббәт кавыштырса, хезмәт берләштерә торгандыр.

Фермада мөдирлек иткән Сергей, бухгалтериядә эшләгән Александра бүген стажлы яшелчәчеләр. Элеккеге гадәт буенча, иртән биштә үк аяк өстендә алар.
Уңыш өлгергәч тыныч тормыш юк инде ул! Соңга калсаң уңыш бозыла, кибә, сыйфатын югалта. Үзләре генә өлгерә алмагач, башкаларны да ярдәмгә чакыралар. Авылда аларда эшләп, көненә 600әр сум акча алучылар дистәләп.
-Орлык суганын йолкыганда 61 кеше җыелдык. Дүрт гектардан уңышны дүрт көн йолкыдык. Кул көче белән, - ди Александра Васильевна. - Гомумән күп эшкә кул көче сорала.
Аларның биш сортлы орлык чәчелгән биш гектарлы бәрәңгеләре әле дә ямь-яшел. Орлыкларны агулап чәчкәннәр, алыннарны ике тапкыр сугарганнар.
Кудряшовлар кәбестәне дә тиз үстерә беләләр. Бу яшелчә арасында ник бер чүп булсын. Тигез рәтләрдә уңыш өлгергән дә. Буадан су суыртып, кәбестә җирен 3-4 көнгә бер сугарганнар.
-Аш чөгендеренә, кишергә, хәттә орлык суганга да сиптердек суны, - ди Сергей Ильич. - Җәй башы коры килде бит, җирдә дым җитмәде.
Аларның 41 гектар мәйдан биләүче, Ивашкинодан 3 километр чамасы ераклыктагы "фазендаларында" сугару агрегаты сирәк тик тора. Агрегат 50 метр киңлектә су сиптерергә сәләтле. Полиэтилен шланг-торба 270 метрга кадәр сузыла. Участокларны шушы параметрлар буенча бүләләр.
-Эшнең иң авыры хәзер, уңыш җыйганда, - диләр Кудряшовлар. - Бар да өлгерде, үзебезнең генә көч җитми. Менә иртәгә Чистайдан зур машина белән киләләр. Кишер, кәбестә, аш чөгендере әзерләп куярга куштылар. Анда бер тырыш эшкуар белән эш йөртәбез, үзара яхшы мөнәсәбәт урнаштырдык.
Гомумән, аларның күпчелек яшелчәсен читтән килеп алалар, анысы яхшы. Үзләренең складлары, саклагычлары юк бит. Район халкы да Кудряшовлар товарына ияләшкән, көзге якта кишер, кәбестә, чөгендер сорап еш киләләр икән.
Фермерларның эш сезоны яңа ел керү белән башлана. Мәскәүгә орлыкка заказ биреп куялар. Әлегә бу яктан проблема булмаган, Россиягә санкцияләр куллану киләсе ел уңышына начар тәэсир итәргә мөмкин. Әнә кәбестә орлыкларын Голландиядән кадәр кайтартканнар.
Буш вакытларында, әти-әниләренә балалары да булыша. Татьяна белән Анна читтә яшиләр, ә менә нефтьчеләрдә эшләүче электрчы Алексейга күбрәк эләгә. Барысы да югары белемле уллар-кызлар бер эштән дә чиканмыйлар анысы.
-Элек өчәр-дүртәр сыер асрадык, авырсынмадык, яшьрәк тә идек, хәзер, олыгая барган саен, көч азая,- ди хуҗабикә. - Яшелчә участокларыбызда эш бер-бер артлы өлгереп тора. Кышка бар да онытыла үзе, яз җитүен кабат түземсезлек белән көтәбез.
-Яшелчәнең кайсысын күбрәк яратасыз? - дим Сергей Ильичка.
-Орлык суганындыр, ул күбрәк табыш китерә, - дип елмайды КФХ хуҗасы.
Ә болай ул җитди, планлап эшләргә гадәтләнгән кеше. Хатыны - терәге Александра Васильевна исә үткен, шул ук вакытта уен-көлкеле. Баланс бар, кем әйтмешли, бер-берсен тулыландыралар.
Кудряшовларның бик эшле чагы булганга, алар янында озак тормадым. Янә участокларын барлап чыктым. Кишер, суган, аш чөгендере, кәбестә, бәрәңге, күпьеллык үләннәр участоклары башында кабак та, помидор да, кура җиләге дә үсә. Киләсе елда кәбестә чәчү өчен, бер кырыйда җирне эшкәртеп тә куйганнар, ял иттергәннәр. Кайчандыр, 17 ел элек, ике гектарда кәбестә үстерүдән эш башлаган, аннары 18 кешедән пай җире алган фермерларга анда-монда йөреп вакыт уздырырга вакыт юк шул. Вакытында җыеп алмасаң, яшелчәнең бозыла торган гадәте бар. Кудряшовларның сыерлары барын да истән чыгармыйк. Ашатмасаң, тиешле сәгатендә саумасаң, ул да бозыла. Элеккеге ферма мөдире боларны бездән күпкә яхшырак белә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино авылы.