Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңүче спортчыларны район башлыгы бүләкләде

2012нче елда безнең район татар-башкорт көрәше буенча республикада 64 команда арасында 25нче урынга чыккан. Район Советы бинасында авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, физкультура укытучылары, тренерлар катнашында узган Чирмешән татар-башкорт спорт көрәше федерациясе утырышында узган елда башкарылган эшләрне йомгакладылар, киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Әлеге иҗтимагый оешманың башкарма директоры, район башлыгы киңәшчесе Әмир...

2012нче елда безнең район татар-башкорт көрәше буенча республикада 64 команда арасында 25нче урынга чыккан.


Район Советы бинасында авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, физкультура укытучылары, тренерлар катнашында узган Чирмешән татар-башкорт спорт көрәше федерациясе утырышында узган елда башкарылган эшләрне йомгакладылар, киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Әлеге иҗтимагый оешманың башкарма директоры, район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов бу өлкәдәге уңышларыбызга тукталды, җитешсезлекләр турында да әйтте.

Көрәш белән районда әле күптән түгел генә ныклап шөгыльләнә башладылар. Инде уңышлар да бар, район үзәгендәге Чирмешән лицее, 2нче Чирмешән, Лашман урта мәктәбе укучылары район, районара ярышларда призлы урыннарны еш яулыйлар.

"Шул ук вакытта, элек батырлары белән дан тоткан Туймәт, Иске Кади, Утыз Имән, Иске Үтәмеш, Югары Кәминкә һәм башка кайбер авылларда бу юнәлештә җитди эш алып барылмый",- диде Әмир Сәлим улы.

"Районда спорт һәм көрәш белән шөгыльләнергә җитәрлек күләмдә спорт заллары бар,- диде үз чыгышында район татар-башкорт спорт көрәше федерациясе рәисе, район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин. - Соңгы вакытта спортка игътибар артты. Ярышларда без дә актив катнашырга тиеш, көч бирергә булса да килергә кирәк".

Район җитәкчесе төрле спорт бәйгеләрендә призлы урыннарга лаек булган яшь спортчыларны, районда спорт үсешенә лаеклы өлеш керткән тренерларны да бүләкләде.

Әлеге җыелышта "Чирмешән өметләре" авыл спорт уеннарына да йомгак ясалды. Ульяновка авыл җирлеге командасы беренче урынга чыкты, Диплом һәм 15 мең сумга сертификат белән бүләкләнде. Бәркәтә командасына икенче дәрәҗә Диплом һәм 10 мең сумга сертификат тапшырылды. Яңа Элмәле авыл җирлеге спортчылары өченче урында, аларга Диплом һәм 5 мең сумга сертификат бирелде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Универсиаданы каршылап