Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Газета-журналларга язылдыгызмы әле?

Елның икенче яртысында алдыру өчен, матбугат басмаларына заказлар соңгы көннәрдә күбәйгән. Бу эшкә ике атна гына вакыт калды. Ә сез подписка турында онытмадыгызмы?! Валентина Пыжикова (Чирмешән): - Икенче яртыеллыкка язылып өлгермәдек әле. Әмма язылмыйча калмыйбыз. Без подписканы хат ташучы аша оформить итәбез. Барлык район яңалыкларын район газетасы аша белеп торабыз....

Елның икенче яртысында алдыру өчен, матбугат басмаларына заказлар соңгы көннәрдә күбәйгән. Бу эшкә ике атна гына вакыт калды. Ә сез подписка турында онытмадыгызмы?!

Валентина Пыжикова (Чирмешән): - Икенче яртыеллыкка язылып өлгермәдек әле. Әмма язылмыйча калмыйбыз. Без подписканы хат ташучы аша оформить итәбез. Барлык район яңалыкларын район газетасы аша белеп торабыз. Алардан башка яшәп тә булмый кебек, аны гел алдырабыз.
Мәдинә Талипова (Лашман): - Район газетасына язылмыйча калган юк. Яратып укыйм. Үзем мәдәният өлкәсендә эшләгәч, күпчелек шул темага язылган мәкаләләр белән кызыксынам.
Андриян Тудияров (Яңа Элмәле): - "Безнең Чирмешән"гә язылып куйдык. Мин, нигездә, белдерүләр белән кызыксынам. Әмма районда нинди яңалыклар бар икән, дип башка битләрне дә карап чыгам.
Дания Гайсина (Лашман): -"Безнең Чирмешән"гә язылырга онытмыйбыз. Чисталык турында күп язасыз, миңа шунысы ошый. Сезнең язмаларны укып кеше, минемчә, барыбер уйлый башлый, "ә мин үзем чистарттыммы соң әле?"- дип үз-үзенә сорау бирә.
Зөлфия Мәссарова (Күтәмә): - Өйгә газетаның татарчасын алдырам, ә китапханәгә, мин авыл китапханәсендә эшлим, аның рус телендәгесе килә. Халык район газетасын яратып укый. Китапханәгә керүчеләр аны карап чыкмыйча калдырмыйлар. Кайберәүләр өйләренә сорап та алалар.
Айдар Газизов (Кара Чишмә):- Газета-журналларга язылабыз. Район газетасын да алдырабыз. Мин үзем инде җиде ел дәвамында "Безнең Чирмешән"гә белдерү бирәм. Файдасы бар, халык гел шалтыратып, заказ биреп тора.
Район почта элемтәсе начальнигы Любовь Фәтхетдинова әйтүенчә, икенче яртыеллыкка подписка сүлпәнрәк бара. Шулай да кайбер элемтә бүлекчәләре планны үтәп тә киләләр. Әйтик, Ивашкино бүлекчәсе һәрвакыт беренчеләрдән булып заказ карточкалары тутыра. Иске Элмәле, Ульяновка хат ташучылары да бу юнәлештә яхшы эшлиләр. Лагерка һәм Иске Котыш бүлекчәләре алардан бераз гына калыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined