Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дуслык, тынычлык символы Чирмешәндә дә булды

Киләсе атнада Казанда старт алачак XXVII студентлар уены утын - Универсиада символын Чирмешәндә дә күрдек. 25 июнь көнне утны-факелны күршеләребездән - Яңа Чишмәдән алып килделәр. Аны кабул итү тантанасына меңнәрчә райондашыбыз җыелды. Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы бәйрәмчә бизәлгән мәйданда беркайчан да моның кадәр күп кеше бергә тупланган башка чараны...

Киләсе атнада Казанда старт алачак XXVII студентлар уены утын - Универсиада символын Чирмешәндә дә күрдек.


25 июнь көнне утны-факелны күршеләребездән - Яңа Чишмәдән алып килделәр. Аны кабул итү тантанасына меңнәрчә райондашыбыз җыелды. Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы бәйрәмчә бизәлгән мәйданда беркайчан да моның кадәр күп кеше бергә тупланган башка чараны хәтерләмибез.

- Еллар үтәр һәм без Универсиада уты кунакта булган бу көнне кабат искә төшерербез,- диде район җитәкчесе Наил Зарипов, бүгенге тантанада котлау сүзендә. - Әлеге чарадан соң бездә спорт дөрестән дә күмәк төс алыр.

Универсиада утын Парижда, Сорбонна университетында кабызганнар. Монда, 1923нче елда, тарихта беренче тапкыр, студентлар уеннары үткәрелә. Универсиада уты Казанга 6 июльдә китерелеп, уеннар башланган көнне "Казан Арена" стадионында 17 июльгә кадәр яначак.

Сүзләрдән, җырлардан соң, факел утын кабул итеп алган чирмешәнлеләрдән бер төркем спортчылар, тренерлар, эшмәкәрләр, аны кулларында чиратлашып тотып, Совет урамыннан Титов, Техническая, Шешминская урамнары аша кабат Совет урамына алып килделәр. Колонна узган һәр оешма каршында да халык бик күп җыелды.

- Тарихка кереп калдык, бик истәлекле көн,- ди факел утын тотып баручыларның берсе - "Үтәмеш" хуҗалыгы механизаторы Равил Назыйров. 29 ел буе бер генә тракторда - Т-150 дә эшләүче ярыш алдынгысы мондый хөрмәткә бик лаек. Равил Назыйров, тренер Андриян Тимирясов, көрәшче Илнар Кәримов, эшкуар, спортчы Сергей Игнатьев һәм башка кайбер якташларыбыз бүген эстафетада киеп узган бик матур - аклы-кызыллы форма аларга истәлек булып калды.

Казанда узачак универсиада 12 меңнән артык студент-спортчы 351 комплект медаль өчен көрәшәчәк.

- Мин мондый бәйрәмдә икенче тапкыр,- ди Оренбургтан Чирмешәндәге әбисенә кунакка кайткан Эльвира Әбдрәшитова. - Бездә дә ул бик масштаблы узды, сездә дә матур, эчтәлекле оештырганнар. Бик истәлекле вакыйга.

Кунаклар, бездә бер сәгать булып, Аксубайга кузгалдылар. Ә Чирмешәндә истәлек факелы калды, бу искиткеч шәп, дулкынландыргыч, шушы чарадан искиткеч җылы, тирән тәэсирләр калды.

Тынычлык, дуслык, студентлар бердәмлеге символы - Универсиада уты алдагы озын юлларны да исән-имин узсын. Ә без ил, республика, район спортчылары өчен җан атыйк!

Кадыйр Гомәров.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Бәйрәм фотоларын сайтыбыздагы фотогалереядан да карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Универсиаданы каршылап

2
X