Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәннең тарихи урыннары туристик маршрутка кертелә

Республикада, көньяк - көнчыгыш төбәктә яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен, көнкүрешен күрсәтү, узганнар белән таныштыру максатыннан "Татарстанның алтын дагасы" - "Золотая подкова Татарстана" туристик маршрутын ачу планлаштырыла. Әлеге проектта республиканың 16 шәһәр һәм районы, шул исәптән безнең район да катнашыр дип көтелә. Эшче төркем сентябрь аенда Чирмешәндә булып, истәлекле...

Республикада, көньяк - көнчыгыш төбәктә яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен, көнкүрешен күрсәтү, узганнар белән таныштыру максатыннан "Татарстанның алтын дагасы" - "Золотая подкова Татарстана" туристик маршрутын ачу планлаштырыла.

Әлеге проектта республиканың 16 шәһәр һәм районы, шул исәптән безнең район да катнашыр дип көтелә. Эшче төркем сентябрь аенда Чирмешәндә булып, истәлекле урыннарны карап та киткән.
Шушы көннәрдә булачак туристик маршрут белән Казан һәм Яр Чаллы туристик фирмаларының туроператорларын да таныштырдылар. Кунакларны әүвәл Чирмешән крепостена - валга алып бардылар. Монда аларны милли киемнәргә киенгән кызлар - ипи-тоз, Иске Элмәленең "Ивушка" ансамбле җыр белән каршы алдылар. Экскурсияне оештыручы, мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова бәйнә - бәйнә итеп Чирмешән тарихы турында сөйләде.
Турда катнашучылар шулай ук мемориаль үзәк, туган як тарихы музее экспонатлары белән таныштылар, Геройлар Аллеясын, 19нчы гасыр ахырында төзелгән Михаил Чухаев йортын да карап чыктылар.
-Чирмешәннең туристик потенциалы зур. Безгә аеруча тарихи вал һәм Мемориаль үзәк ошады. Алар сезнең рухи байлыгыгыз, алар - уникаль истәлекләр, - диде Әлмәттәге "Интурмед" җәмгыяте генераль директоры Азат Низамов.- Минемчә, сезнең район башкаларда да кызыксыну уятыр һәм монда туристлар бик теләп килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Татарстанның Алтын дагасы туристик

2
X