Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнне сулы итмәкче булабыз

Чирмешәннең көнчыгыш өлешен, уң ягын чиста су белән тәэмин итүче төп насос станциясендә, каптажда үзгәртеп кору эшләре бара. Шул сәбәпле, якынча ике атна чамасы вакыт линияләргә су бирү чикләнәчәк, төнлә генә җибәреләчәк. - Бу чорда халыкның түземлерәк булуын сорыйбыз,- ди муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. - Көндез краннар ябылып...

Чирмешәннең көнчыгыш өлешен, уң ягын чиста су белән тәэмин итүче төп насос станциясендә, каптажда үзгәртеп кору эшләре бара. Шул сәбәпле, якынча ике атна чамасы вакыт линияләргә су бирү чикләнәчәк, төнлә генә җибәреләчәк.


- Бу чорда халыкның түземлерәк булуын сорыйбыз,- ди муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов.

- Көндез краннар ябылып торса да, төнлә линияләрдә су булачак. Шуңа да, кирәк чакта чиста суны якындагы чишмәләрдән алырга киңәш итәбез. Әгәр башлаган бик зур эшебезне тиз арада һәм уңышлы башкарсак, район үзәгенең көнчыгыш өлешендә су кудыру күләмен ике тапкыр арттырырга мөмкинлек туачак.

Сер түгел, каптажда мондый бик зур, нечкә, зур чыгымлы эш су чыганакларының табигый хәленә зыян салмасмы дигән шик тә бар. Тәвәккәлләми дә ярамый.

Район җитәкчелеге соңгы берничә елда Чирмешәнне чиста су белән тәэмин итүне яхшырту өчен планлы чаралар күрә. Насос станциясен үзгәртеп коруга проект-смета документлары эшләтүгә, аны экспертиза аша үткәрүгә шактый вакыт кирәкте, инде алар әзер булды.

Бүген төп эш каптажда бара. Төп- генераль подрядчы - Яр Чаллының "Бәрәкәт" җәмгыяте һәм аның субподрядчысы көче белән монда җир казыйлар, су чыганакларын бер урынга җыялар. Аннары торбалар да салыначак, тирә-юнь төзекләндереләчәк. Моңа өстәп, авылның төньягында бастырылган су җыю башнялары янында һәрберсе 500әр куб.лы тагын ике башня куелачак, былтыр яңартылган линия дә тулы куатенә эшкә җигеләчәк.

Әмир Сәлим улы әйтүенчә, алдагы елларда урамнардагы суүткәргечләрне яңартуга керешмәкчеләр, чөнки теләсә нинди торбалар кулланып ясалган линияләр нык тузган, черегән, су тотмыйлар.

Соңгы 20-30 ел эчендә нык үскән Чирмешәндә чиста су проблемасы җәйге чорда, яшелчә, җиләк-җимеш үстергәндә аеруча нык сизелә, яшәешебез өчен иң кирәкле бу ризыкны куллану сизелерлек арта. Шуңа күрә бүгенге вакытлыча кыенлыкларга түзем булмый ярамый. Әгәр су бирүне туктатып тормасаң, төзүчеләр эшли алмый, аеруча җир казу, сыйфатлы итеп бетон салу мөмкин түгел. Коры, аяз көннәрдә башкармасаң, моны башка вакытта җиңдерә дә алмыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән су белән тәэмин итүче төп насос станциясендә