Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләргә салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләп өлгерергә кирәк

Райондашларыбызга салым хатлары килә башлады. Милек (йорт), җир участогы, транспорт салымын 1 декабрьгә чаклы түләргә кирәк. Быел шәхси затларның милкенә салым күләмен билгеләүдә үзгәрешләр бар. Моңа кадәр ул инвентарьләштерү бәясеннән чыгып исәпләнсә, 2015 елдан милек салымы кадастр бәясеннән чыгып салына. Яңа үзгәрешләр, нигездә, мулрак тормышта яшәүчеләр, зур йортлар ияләре кесәсенә...

Райондашларыбызга салым хатлары килә башлады. Милек (йорт), җир участогы, транспорт салымын 1 декабрьгә чаклы түләргә кирәк.

Быел шәхси затларның милкенә салым күләмен билгеләүдә үзгәрешләр бар. Моңа кадәр ул инвентарьләштерү бәясеннән чыгып исәпләнсә, 2015 елдан милек салымы кадастр бәясеннән чыгып салына. Яңа үзгәрешләр, нигездә, мулрак тормышта яшәүчеләр, зур йортлар ияләре кесәсенә сугачак, дип аңлаталар.
-50 квадрат метрга кадәр булган йорт (чама белән "пятистенка") хуҗалары милек салымыннан бөтенләй азат ителә. Әгәр дә инде өй, мисал өчен, 100 квадрат метр мәйданлы икән, аның 50 квадрат метрына салым салынмый. Фатир мәйданының исә 20 квадрат метры исәпкә керми. Безнең районда милеккә салым ставкасы беренче өч елда 0,2 процент тәшкил итәчәк, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.
Пенсионерлар, Советлар Союзы Геройлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрбиләр, әфганчылар, элеккеге хәрбиләр, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, 1 һәм 2 төркем инвалидлар, чернобыльчеләр милек салымыннан азат ителә.
-Салымнарны вакытында түләмәсәң, срогы чык­-
кан һәр көн өчен, РФ Үзәк Банкының рефинансирование ставкасыннан 0,3 процент пеня өстәлә. Әйтик, районда шундый бурычлы берәүнең пенясы һәр көнне 48 сумга үсә. Бер айга бу 1440 сум дигән сүз. Хәзер аңа пеняны да түләргә, салым бурычын да капларга кирәк. Андый кабалага төшмәс өчен, салымнар буенча араны вакытында өзеп баруың хәерле, - ди Марат Әһлиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы салымнар декабрь