Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр законлы гамәлләр яклы

Бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында террорчылык һәм экстремизм гамәлләрен кисәтү, хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен конкрет чаралар күрү мөһим. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттан тыш утырышында билгеләп үтелгәнчә, бу көннәрдә уяулыкны көчәйтергә, дежурлык оештырырга, андый-мондый хәлләргә әзер торырга кирәк. -Безнең районда, шөкер, төрле милләт халкы...

Бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында террорчылык һәм экстремизм гамәлләрен кисәтү, хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен конкрет чаралар күрү мөһим.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттан тыш утырышында билгеләп үтелгәнчә, бу көннәрдә уяулыкны көчәйтергә, дежурлык оештырырга, андый-мондый хәлләргә әзер торырга кирәк.
-Безнең районда, шөкер, төрле милләт халкы дус, аңлашып яши. Киләчәктә дә башкаларга үрнәк булыйк,- диде комиссия рәисе урынбасары Әкъдәс Шакиров, аеруча полиция, янгынчылык, медицина, газ, электр, юл хезмәтләренә, сәүдә, мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсендә эшләүчеләргә мөрәҗәгать итеп. Бу көннәрдә халык күп катнашучы чаралар еш үтә, алдан ук аларда тәртип бозуларны кисәтү сорала.
Полиция, билгеле, террорчылыкка, экстремизмга каршы көрәштә авыл җирлекләре Советларының, башкарма комитетларының, оешмалар җитәкчеләренең, гражданнарның да ярдәменә өметләнә. Аңлашып, бергә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Кайдадыр чит-ят кешеләр күренә, алар шик уята икән, кичекмәстән полициягә хәбәр җиткерү теге яки бу бәланы булдырмый калырга булышачак. Сүз дә юк, районга килгәннәрнең барысы да усал ниятле түгел, күпчелек законнарга буйсынучан.
Илдә, республикада вәзгыятьне үзгәртергә маташучылар табылып тора. Дөнья күләмендә дә кулына утлы корал алучылар шактый. Сүз уңаеннан, чын сугыш баручы төбәктә, ИГИЛ тарафдарлары - сугышчылар арасында Россиядән һәм СНГ илләреннән 7 меңләп кеше, Татарстаннан 70 чамасы, бар ди. Билгеле, аларның бу гамәле законга каршы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы террорчылыкка каршы муниципаль район комиссиясе утырышында