Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр “өй туена“ әзерләнә

Район үзәгендә Титов урамында, элеккеге МСО бинасы каршында төзелүче күп квартиралы йортта якын арада "өй туйлары" узачак. Әлеге йорт "Арендага торак" программасы нигезендә төзиләр. Биредә бер һәм ике бүлмәле 16 квартира бар. -Аларның булачак хуҗалары билгеле, - ди район башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге начальнигы Рәмзия Гайсина. - Программада каралган...

Район үзәгендә Титов урамында, элеккеге МСО бинасы каршында төзелүче күп квартиралы йортта якын арада "өй туйлары" узачак.

Әлеге йорт "Арендага торак" программасы нигезендә төзиләр. Биредә бер һәм ике бүлмәле 16 квартира бар.
-Аларның булачак хуҗалары билгеле, - ди район башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге начальнигы Рәмзия Гайсина. - Программада каралган таләпләр нигезендә квартираларның 25 проценты бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, 75 проценты предприятияләр хезмәткәрләренә бирелергә тиеш. Әмма искәрмәләр дә бар.
Арендага бирелгән квартираны сатып алырга да, аерым йорт салганчы да яшәргә мөмкин. Төп шарт - вакытында аренда бәясен һәм коммуналь хезмәтләрне түләп бару. Аренда бәясенә килгәндә - бер квадрат метр 50 сум тора.
Бүген биредә төзелеш эшләре төгәлләнеп килә, территорияне төзекләндерү дә каралган.
Әлеге программа нигезендә район үзәгендә күп квартиралы йортларны тагын төзергә планлаштыралар. Аларда яшәргә теләүчеләр дә бар.
Арендага квартира алырга теләүчеләр район башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон - 2-23-69.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы квартира Арендага торак