Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр, “тычкан чире”ннән сакланыйк

Тиздән көннәр суыта башлый, кимерүчеләр кырлардан кабат кешегә якынрак урыннарга күченәчәк. Шундый вакытта геморрагик бизгәк авыруы эләктерү ихтималы арта. Быел районда ике кеше тычкан бизгәге йоктырган, узган елны мондый диагноз 12 кешегә куелган иде. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы - вак кан тамырларын, бөерләрне, үпкәләрне һәм башка органнарны заралаучы авыр...

Тиздән көннәр суыта башлый, кимерүчеләр кырлардан кабат кешегә якынрак урыннарга күченәчәк. Шундый вакытта геморрагик бизгәк авыруы эләктерү ихтималы арта. Быел районда ике кеше тычкан бизгәге йоктырган, узган елны мондый диагноз 12 кешегә куелган иде.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы - вак кан тамырларын, бөерләрне, үпкәләрне һәм башка органнарны заралаучы авыр йогышлы авыру. Тышкы мохиткә вирус чыгаручы тычкансыман кимерүчеләр аның чыганагы булып тора. Кешегә авыру һава-тузан юлы аша йога. Шулай ук азык-төлек продуктлары, пычрак куллар аша йогарга мөмкин.

Күпчелек кешеләр әлеге авыруны урманга ял итәргә, җиләк, гөмбә җыярга баргач, бакчада ияртеләр.

- Геморрагик бизгәк авыруын йоктырмас өчен шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, ашар алдыннан кулларны сабын белән юарга кирәк. Табигатьтә булганда азык-төлекне ачык калдырмау, запасларны ябык савытларда саклау шарт. Кимерүчеләр зыян салган продуктларны юк итәргә яисә термик эшкәртүдән соң гына кулланырга. Ачык чыганаклардан су эчмәскә, суны кайнатып кына эчәргә. Урын кирәк-яракларын кояшта киптереп, тузанын кагарга кирәк. Территорияне дә чиста тоту зарур. Яз, көз айларында кимерүчеләргә каршы чаралар үткәрү яхшы, - ди район үзәк больницасы табибы Зилә Минголова.- Авыру кинәт башлана. Хәлсезлек, өшү, баш авырту, күңел болгану, борын тыгылу, коры ютәл, кыска вакытка күрү сәләте начараю, бил, эч авырту күзәтелә, кайбер вакыт тәнгә тимгелләр чыга. Андый симптомнар булганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бүген безнең сайтта:

Чирмешән кызы "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17352

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәнлеләр очрашуны сакланыйк тычкан чире