Чирмешәнлеләр, “тычкан чире”ннән сакланыйк
Тиздән көннәр суыта башлый, кимерүчеләр кырлардан кабат кешегә якынрак урыннарга күченәчәк. Шундый вакытта геморрагик бизгәк авыруы эләктерү ихтималы арта. Быел районда ике кеше тычкан бизгәге йоктырган, узган елны мондый диагноз 12 кешегә куелган иде.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы - вак кан тамырларын, бөерләрне, үпкәләрне һәм башка органнарны заралаучы авыр...