Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә закон бозучы яшүсмерләрне туры юлга бастыру турында сөйләштеләр

Агымдагы елның ун аенда районда балигъ булмаган яшүсмерләр тарафыннан җинаять кылуның 9 факты теркәлгән. Узган еллар белән чагыштырганда, бу күрсәткеч әллә ничә тапкыр үскән. Әлеге җинаятьләрнең җидесе урлашулар белән бәйле. Ике яшүсмер исерек килеш закон бозган. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтелгәнчә, мәктәпләрдә...

Агымдагы елның ун аенда районда балигъ булмаган яшүсмерләр тарафыннан җинаять кылуның 9 факты теркәлгән. Узган еллар белән чагыштырганда, бу күрсәткеч әллә ничә тапкыр үскән.

Әлеге җинаятьләрнең җидесе урлашулар белән бәйле. Ике яшүсмер исерек килеш закон бозган.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтелгәнчә, мәктәпләрдә һәм Нурлат аграр техникумының район филиалында укучылар арасында тиешсез вакытта җәмәгать урынында тоткарланучылар, башкалар милкенә кул сузучылар, гомумән, хокук тәртибен бозучылар белән конкрет эш алып барырга, андыйларның әти-әниләрен дә контрольгә алырга кирәк.
Бер яшүсмер ун ай эчендә өч тапкыр җинаять кылган икән.Әле генә тагын бер кырын эше ачылган. Андыйлар аеруча зур игътибар сорый. План корабыз икән, ул максатчан, конкрет булырга, нәтиҗә бирергә тиеш. Психологлар хезмәтен киңрәк кулланасы, җинаятьләрнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйсы иде. Балаларга әтиләр игътибары, йогынтысы җитми. Кичләрен кайбер әти-әниләр баласының кайда, кем белән булуын, ниләр кылып йөрүен дә белми.
-Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр буенча быел без республикада начарлар рәтендә,- диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров, көн тәртибендәге мәсьәләне тикшерүдә катнашып.- Соңгы айларда яшүсмерләр белән яңача эшли башладык, мәктәпләрдә очрашулар уздырылды, аларда актуаль темаларга сөйләшү булды. Очрашулар дәвам итәчәк. Тәрбиянең төрле формаларын кулланып карыйк. Бергәләшеп эшләсәк кенә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Утырышта Казаннан килгән вәкил - республика юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов шактый җитди бүгенге сөйләшүдә болай диде: - Ниндидер яман эшнең билгеле бер сәбәбе була. Һәр җинаять фактын тикшерү, анализлау, контрольне көчәйтү, хокук бозуларны алдан күзаллау, кисәтү сорала.
Бу өлкәдә байтак профилактика эше үткәрәсез, әмма конкретлылык җитми. Җинаять кылучыларның күбесе бу адымга беренче генә тапкыр барган. Сәбәбе нидә? Боларны тиз акчыкларга кирәк.
Закон бозды, җинаять кылды икән, яшүсмер моның өчен җавап бирергә тиешлеген тойсын, моның шулай икәнен башкалар да белсен.
Яшүсмерләр-балигъ булмаганнар арасында профилактика, һичшиксез, зур роль уйный. Полиция, медицина, мәгариф, мәдәният, социаль хезмәт органнары, авыл җирлекләре Советлары әлеге өлкәдә киләсе елда активрак, бергә, нәтиҗәле эшләргә бурычлы. Утырыш карарында болар конкрет чагылыш тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия комиссия утырышы