Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә уҗымнарны сыйлыйлар

Район үзәгеннән Сәләй ягындагы уңайда уҗым бодае участогында да агрегатлар эшләп узды. Сайлап-сайлап булса да, монда аммиак селитрасы сиптерделәр.

-Көн саен алты - җиде агрегат кырга чыга. Әлегә, кышны яхшы кичергән уҗымнарны тукландырабыз, көздән сөрелгән җирләрне тырмалыйбыз, - ди “ЧИРМЕШӘНАГРО“ җитәкчесе Илшат Гозәеров. -Чи урыннар да бар, аларның тәмам кипкәнен көтсәң әзер туфракта дым калмаячак. Мөмкинлек туу белән чәчү агрегатларын да чыгарабыз, бик иртә культуралар – солы һәм арпа орлыклары әзер. Гомумән, орлык запасы җитәрлек, ягулык, ашлама да бар. Ашханәбездә кышын да ашлар пешердек, бүген дә көненә ике тапкыр кайнар аш әзерлибез.

Быел яз бу җәмгыятьтә 1500 гектарда бөртеклеләр, 1300 гектарда көнбагыш һәм рапс, моннан тыш кукуруз да чәчмәкчеләр.

-Бөтен шартлар тудырылган, ашау-эчү яхшы, иртәнге алтыда ук эшкә кузгалам, - ди ашлама сиптерүче тракторчы Дмитрий Корнилов. – Туган абыем Михаил белән монда Иске Сережкинодан киләбез. Былтыр да шушы эштә идем, гербицид та сиптердем. Эшләдек, акчасын алдык, без шуңа канәгать.

Узган атнада районның башка кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә кырга чыгып карады. Алдагы берничә көндә агрегетлар саны бермә-бер артачак, көннәр генә җылытсын. Быел кыр эшләре, һава торышына бәйле рәвештә, соңгарак кала шул.

Сазга чәч

Язгы кыр эшләрендә бер генә көнгә соңга калсаң да, дүрт көн югалтасың, дип искәртә белгечләр. Шуның өчен хәзер чәчүгә үк керешергә вакыт, диләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.

Әлегә исә, районда беренчеләрдән булып, кыр эшләренә, “ЧИРМЕШӘНАГРО” белән бергә, Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле авылларындагы “Сөлчә” җәмгыятендә, Кармышта “Гатин Д.М.” крестьян-фермер хуҗалыгында керештеләр. Аларда күпьеллык үләннәрне ашлама белән тукландыралар һәм тырмалыйлар.

Район хуҗалыкларында барлыгы 5748 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне, 9755 гектарда уҗымнарны ашлап тырмалыйсы бар. Көздән эшкәртеп калдырылган 69269 гектар җирдә дым каплату зарур.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән