Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә туган телләр яклауга мохтаҗ

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында ТР халыклары телләре турында законның ничек тормышка ашырылуы хакында сүз барды. Күпмилләтле районда яшәгәч, бу законның үтәлешенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Районда яшәүчеләрнең 54 проценты - татарлар. Чувашлар - 21,6, руслар - 18,5, мордвалар 5 процент тәшкил итә. Райондагы татарларның 6 проценты ана телен бөтенләй...

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында ТР халыклары телләре турында законның ничек тормышка ашырылуы хакында сүз барды.

Күпмилләтле районда яшәгәч, бу законның үтәлешенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Районда яшәүчеләрнең 54 проценты - татарлар. Чувашлар - 21,6, руслар - 18,5, мордвалар 5 процент тәшкил итә. Райондагы татарларның 6 проценты ана телен бөтенләй белми икән. Уйланырга җирлек бар.
Телләр турындагы закон нигезендә, районның барлык мәктәпләрендә дә татар теле укытыла, 6 чуваш мәктәбендә дә балалар ана телләрен фән буларак өйрәнә. Ә менә мордва балаларына ана телләрен өйрәтү оештырылмаган. Бу проблеманы хәл итү юллары өйрәнелә.
-Телгә мәхәббәт тәрбияләү балалар бакчасыннан башланырга тиеш, - диде үзенең чыгышында башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. - Дөрес, баланың ана телен ни дәрәҗәдә белүе ата-анадан да тора.
Райондагы барлык эленмә такталарны ике телдә - татарча һәм русча язарга кирәклеген дә әйттеләр утырышта. Чуваш, мордва авылларында өч телдә язылса да артык булмас.
Утырышта 2015нче елда капиталь ремонт барышы турында отчет та тыңланды. Быел райондагы төзелешләргә һәм капиталь ремонтка бер миллиард сумнан артык акча тотылган. Барлыгы 23 яңа объект төзелгән, үзгәртеп корылган, капиталь ремонт үткәрелгәннәре дә дистәләрчә. Киләсе елда мондый эшләргә подрядчылар сайлаганда игътибарлы булырга, эш барышын җентекләп күзәтергә кирәклеген искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы туган тел башкарма комитет утырышы