Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә инвалидлар җәмгыяте сугышчы-интернационалистларны бәйрәмгә чакырды

Район инвалидлар җәмгыяте Җиңү бәйрәме алдыннан район үзәгендә зур бәйрәм оештырды. Бу юлы сугышчы-интернационалистларны кунак иттеләр.

Әүвәл Әфган һәм Чечен сугышларын кичергән якташларыбыз Җиңү паркындагы Мәңгелек ут һәм хәрби техника түренә чәчәкләр салдылар. Аннан соң бар да тарихи валга юнәлделәр. Биредә рәхәтләнеп ял иттеләр: төрле спорт уеннарында көч сынаштылар, волейбол уйнадылар, казанда ботка пешерделәр, самавырда чәй кайнаттылар.

-Безнең өчен шундый күңелле бәйрәм оештырган Мәдинә Талиповага һәм ИринаМитяевага, аларга ярдәм иткән яшьләрнең ял итү үзәге һәм музей хезмәткәрләренә чын күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез, - ди Чирмешәндә яшәүче Наил Котбиев. – Бу чара безгә очрашуга сәбәп булды, дуслар белән аралашырга мөмкинлек бирде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән